Зәбур 52:1—9

Дирижер өчен. Маски́л.* Давыт бу мәдхияне эдомлы Дәи́к Шаулга килеп, аның Әхимәли́к йортына килгәне турында әйткәннән соң язган.+ 52  Ник син үзеңнең явыз эшләрең белән мактанасың, рәхимсез бәндә?+ Аллаһының тугры мәхәббәте һич бетмәс.+   Телең синең пәке сыман үткен,+Зыян китерергә ниятли һәм ялганлый.+   Син яхшылыкка караганда яманлыкны,Дөресен сөйләүгә караганда ялган сөйләүне күбрәк яратасың. (Села)   Син һәр зарарлы сүзне сөясең,Әй ялганчы тел!   Менә шуңа Аллаһы сине бөтенләйгә җимерер,+Ул сине тотып алып, чатырыңнан тартып чыгарыр,+Тереләр җиреннән сине тамырың белән йолкып алыр.+ (Села)   Тәкъвалар, моны күреп, курку-хөрмәт белән сугарылыр+ Һәм синнән:   «Менә ул — Аллаһыны үзенең сыенычы* итмәгән кеше,+Ул зур байлыгына таянды,+Үзенең явыз ниятләренә* ышыкланды»,— дип көләр.+   Ә мин Аллаһы йортында гөрләп үсеп утырган зәйтүн агачы күк булырмын;Мин Аллаһының тугры мәхәббәтенә мәңге таянам.+   Кылган эшләрең өчен сине мәңге мактармын,+Тугры халкың алдындаИсемеңә өмет итәрмен,+ чөнки синең эшләрең яхшы.

Искәрмәләр

Яки «ныгытмасы».
Яки «Үзе китергән бәлаләргә».

Искәрмәләр

Медиаматериал