Зәбур 53:1—6

Дирижер өчен: махала́т* стилендә. Маски́л.* Давытның мәдхиясе. 53  Акылсыз* үз күңеленнән: «Йәһвә юк»,— ди.+ Андый кешеләрнең гаделсез гамәлләре бозык һәм җирәнгеч. Берсе дә игелек кылмый.+   Аллаһы исә, берәрсенең зирәклеге бармы икән, берәрсе Йәһвәне эзлиме икән дип,+Күктән адәм балаларына күз сала.+   Аларның һәммәсе юлдан тайпылган,Бөтенесе дә бердәй бозык. Берәү дә игелек кылмый,Берәү дә.+   Ник явызлык кылучыларның берсе дә аңламый, ә? Алар халкымны икмәк ашагандай йота. Алар Йәһвәне чакырмый.+   Әмма аларны көчле курку,Моңарчы беркайчан кичермәгән көчле курку* басар,Чөнки Аллаһы сиңа һөҗүм итүчеләрнең сөякләрен чәчеп бетерер. Син аларны оятка калдырырсың, чөнки Йәһвә аларны кире какты.   Их, Сионнан Исраилгә котылу килсен иде!+ Йәһвә әсирлектәге халкын кире кайтарганда,Ягъкуб шатлансын, Исраи́л сөенсен.

Искәрмәләр

Яки «Гамьсез кеше».
Я, бәлки, «Һич куркасы юк җирдә курку».

Искәрмәләр

Медиаматериал