Зәбур 55:1—23
Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Маски́л.* Давытның мәдхиясе.
55 Догамны тыңла, и Аллаһым,+Мәрхәмәт күрсәтү турындагы үтенечемне кире какма.*+
2 Миңа игътибар итеп, җавап бир.+
Борчылудан тынычсызга калдым,+Хафаланып беттем
3 Дошманның сүзләре,Явызның кысрыклавы аркасында.
Чөнки алар башыма бәла яудыра,Алар ярсулы һәм миңа дошманлык саклый.+
4 Эчемдә йөрәгем телгәләнә,+Үлем дәһшәтләре мине биләп ала.+
5 Куркуга төштем һәм калтыранам,Тәнемне дерелдәү баса.
6 Мин әйтәм: «Күгәрченнеке күк канатларым булса иде!
Очып китеп, куркынычсыз урынга урнашыр идем.
7 Менә, мин еракка качып китәр идем.+
Чүлдә* яшәр идем.+ (Села)
8 Көчле җилдән, давылдан
Ышык урынга ашыгыр идем».
9 И Йәһвә, аларның зиһеннәрен чуалт, ниятләрен* таркат,+Чөнки мин шәһәрдә җәбер-золым һәм ызгыш-талаш күрәм.
10 Көне-төне алар аның стеналарында йөри,Шәһәр эчендә — яман ният һәм бәла,+
11 Үзәгендә — бәхетсезлек,Җәбер һәм алдау аның мәйданыннан һич китми.+
12 Мине мыскыллаучы — дошман түгел,+Җаным моңа түзәр иде.
Миңа каршы күтәрелүче кеше — дошман түгел,Мин аңардан качар идем.
13 Әмма син ул, минем кебек үк* кеше,+Яхшы белгән иптәшем.+
14 Без якын дуслыкка бергә сөендек,Халык белән бергә Аллаһы йортына йөрдек.
15 Миңа дошман булганнарга һәлакәт килсен!+
Алар тере килеш Кабергә* төшсен,Чөнки алар арасында һәм аларның эчендә явызлык яши.
16 Мин исә Йәһвә Аллаһыны чакырырмын,Һәм ул мине коткарыр.+
17 Кичен дә, иртән дә, көн уртасында да хафаланам һәм иңрәп ыңгырашам,+Һәм ул әрнүле авазымны ишетә.+
18 Миңа каршы көрәшүчеләрдән ул мине йолыр һәм җаныма тынычлык бирер,Миңа бит бик күпләр каршы чыга.+
19 Борынгыдан тәхеттә утыручы Аллаһы,+Моны ишетеп, эш итми калмас.+ (Села)
Аллаһыдан курыкмаганга,+Алар үзгәрергә һич теләмәс.
20 Ул* үзенең дусларына һөҗүм итте,+Ул үз килешүен бозды.+
21 Аның сүзләре май шикелле ягыла,+Йөрәгендә исә — сугыш-каршылык.
Аның сүзләре зәйтүн маеннан да йомшаграк,Әмма алар — үткен кылычлар.+
22 Үз йөгеңне Йәһвәгә сал,+Һәм ул сиңа булышыр.+
Тәкъва кешегә ул беркайчан да егылырга* бирмәс.+
23 Әмма явызларны син кабергә төшерерсең,+ и Аллаһы.
Кан түгүдә гаепле һәм алдакчы адәмнәр ярты гомерләрен дә яшәмәс.+
Мин исә сиңа таянырмын.
Искәрмәләр
^ Яки «Ярдәм сорап дога кылганда, миннән качма».
^ Сүзгә-сүз «телләрен».
^ Яки «миңа тиңдәш».
^ Ягъни 13 һәм 14 нче шигырьләрдә әйтелгән элекке дусты.
^ Яки «чайкалырга; какшарга».