Зәбур 57:1—11
Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Микта́м.* Давытның Шаулдан мәгарәгә качып киткән чакта язган мәдхиясе.+
57 Илтифатлы бул миңа, и Аллаһым, илтифатлы бул,Чөнки синдә мин сыеныч табам;+Бәлаләр үтеп киткәнче, канатларың астында сыеныч табам.+
2 Мин Аллаһыга — Ходай Тәгаләгә —Минем хакка бәлаләрне бетерүче Аллаһыга эндәшәм.
3 Ул күктән ярдәм җибәреп, мине коткарачак.+
Тешләре белән миңа ябышучының ниятләрен җимерәчәк. (Села)
Аллаһы үзенең тугры мәхәббәтен һәм тугрылыгын күрсәтәчәк.+
4 Арысланнар мине уратып алдылар,+Мине йотарга теләүче кешеләр арасында ятарга мәҗбүрмен,Аларның тешләре — сөңгеләр һәм уклар,Телләре — үткен кылыч.+
5 И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+
6 Дошманнарым, мине аягымнан эләктерер өчен, ятьмә салды,+Кайгы-хәсрәттән мин бөгелеп төштем.+
Алар юлыма чокыр казыды,Әмма үзләре анда егылып төште.+ (Села)
7 Минем йөрәгем нык, и Аллаһы,+Минем йөрәгем нык.
Мин сиңа мактау җыры җырлармын.
8 И күңелем,* уян,Кыллы музыка коралы, һәм син дә, арфа, уян.
Мин таңны уятырмын.+
9 Сине мин, и Йәһвә, халыклар алдында мактармын,+Милләтләр алдында сиңа мәдхияләр җырлармын.*+
10 Чөнки тугры мәхәббәтең синең бөек, күкләргә кадәр җитә,+Тугрылыгың болытларга кадәр ирешә.
11 И Аллаһы, дәрәҗәң күкләрдән дә югарырак күтәрелсен,Даның бөтен җир йөзеннән дә югарырак булсын.+