Зәбур 58:1—11
Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Давытның мәдхиясе. Микта́м.*
58 Әй адәм уллары, сез тәкъвалык турында сөйләргә+ һәм гадел хөкем итәргә тиеш түгелме соң?+
Ә үзегез өнсез утырасыз.
2 Сез йөрәкләрегездә тәкъва булмаганны ниятлисез,+Кулларыгыз җирдә явызлык тарата.+
3 Явызлар ана карыныннан чыкканнан бирле бозык,*Алар тумыштан ук адашып, ялганлап йөри.
4 Аларның агуы елан агуы шикелле,+Алар колагын томалаган кобра сыман саңгырау.
5 Тылсымчылар ничек кенә оста булмасын,Ул аларның тавышын тыңламый.
6 И Аллаһы, авызларындагы тешләрен коеп төшер!
И Йәһвә, шушы арысланнарның авызларын җимер!
7 Алар агып киткән сулар шикелле юк булсын.
Аллаһы үз җәясен бөксен һәм аларны уклары белән егып салсын.
8 Алар йөргәндә эреп беткән әкәм-төкәм кебек булсын,Үле туган баладай, кояшны һич күрмәсен.
9 Казаннарыгыз чәнечкеле куакның кызулыгын сизгәнче,Аллаһы ботакның яшелен дә, янып торганын да көчле җил очыргандай алып китәчәк.+
10 Тәкъва, явызлардан үч алынганын күреп, сөенер;+Аяклары аларның канына батар.+
11 Шулчак кешеләр: «Чыннан да, тәкъва кеше әҗерсез калмый.+
Чыннан да, җирне хөкем итүче Аллаһы бар икән»+,— дияр.