Зәбур 59:1—17
Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Микта́м.* Давытның Шау́л аны үтерергә дип аның йортын* күзәтергә кешеләр җибәргәч язган мәдхиясе.+
59 И Аллаһым, мине дошманнарымнан коткар,+Миңа каршы күтәрелгән кешеләрдән якла.+
2 Явызларча эш иткәннәрдән мине коткар,Аяусыз* кешеләрдән мине сакла.
3 Менә, алар яшерен урыннан миңа ташланырга тора,+Көчлеләр миңа һөҗүм итә,Ләкин баш күтәргәнем я гөнаһ кылганым өчен түгел,+ и Йәһвә.
4 Яманлык эшләмәсәм дә, алар йөгерешеп килә, һөҗүм итәргә әзерләнә.
Мин чакырганда күтәрел һәм миңа күз карашыңны юнәлт.
5 Чөнки син, Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә — Исраил Аллаһысы.+
Уян һәм барлык халыкларны тикшер.
Явыз хыянәтчеләрнең берсенә дә мәрхәмәт күрсәтмә.+ (Села)
6 Алар һәр кич кайта,+Этләр кебек ырылдый,*+ шәһәр буйлап эзләнеп йөри.+
7 Кара, авызларыннан нәрсә чәчелә,*Телләре кылыч сыман,+Алар: «Без әйткәнне кем белер?» — диләр.+
8 Әмма син, и Йәһвә, алардан көләрсең,+Син бөтен халыкларны көлкегә калдырырсың.+
9 И Көч-куәтем минем, мин сиңа карап торырмын,+Чөнки Аллаһым — минем ныклы сыенычым.*+
10 Миңа тугры мәхәббәт күрсәтүче Аллаһы миңа ярдәмгә килер,+Аллаһы ярдәме белән мин дошманнарыма тантана белән карармын.+
11 Үтермә аларны, юкса халкым моны онытыр.
Көч-куәтең белән аларны адаштырып йөрт,Аларны егып сал, и калканыбыз Йәһвә.+
12 Авызларындагы гөнаһы, телләрендәге сүзе өчен,Әйткән ләгънәтләре һәм ялганнары аркасындаҮз горурлыклары тозагына эләксеннәр.+
13 Ачуың белән аларны юк ит;+Башка инде булмасыннар өчен, аларны юк ит.
Алар Аллаһының Ягъкуб өстеннән һәм бөтен җир өстеннән хакимлек иткәнен белсен.+ (Села)
14 Алар һәр кич кайтсын,Этләр кебек ырылдасын,* шәһәр буйлап эзләнеп йөрсен.+
15 Алар ашарларына эзләп йөрсен,+Тук булмасын һәм кунар урын таба алмасын.
16 Мин исә синең көч-куәтең турында җырлармын,+Иртә белән тугры мәхәббәтең турында шатланып сөйләрмен.
Чөнки кайгы-хәсрәт кичергән чагымдаСин минем ныклы сыенычым+ һәм качар урыным.+
17 И Көч-куәтем минем, сиңа мәдхияләр җырлармын,*+Чөнки Аллаһы — ныклы сыенычым минем, миңа тугры мәхәббәтен күрсәтүче Аллаһы.+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «йортны».
^ Яки «Канечкеч».
^ Яки «өрә».
^ Яки «ургыла».
^ Яки «куркынычсыз биеклегем».
^ Яки «өрсен».
^ Яки «көй уйнармын».