Зәбур 6:1—10

Дирижер өчен: шеминитка* көйләнгән кыллы уен коралларында уйнап башкарыла. Давытның җыры. 6  И Йәһвә, мине ачуың белән шелтәләмә,Ярсуың белән мине төзәтмә.+  Илтифат* кыл миңа, и Йәһвә, чөнки мин хәлсезләнә барам. Савыктыр мине, и Йәһвә,+ чөнки сөякләрем калтырый.  Әйе, җаным бик нык борчыла,+Синнән сорыйм мин, и Йәһвә: күпме тагын шулай булыр?+  И Йәһвә, килеп, җанымны коткар,+Тугры мәхәббәтең хакына мине сакла.+  Чөнки үлгәннәр сине искә алмый. Кабердә* сине кем мактар?+  Көрсенүемнән мин алҗып беттем,+Төне буе ятагымны күз яшьләремә чылатам,*Яткан урынымны күз яшемә батырам.+  Кайгымнан күзләрем начарланды,+Газаплаучыларым аркасында күзләрем тоныкланды.*  Китегез янымнан, явызлык кылучылар,Чөнки Йәһвә елаган тавышымны ишетер.+  Йәһвә илтифат сорап ялваруымны ишетер,+Йәһвә догамны кабул кылыр. 10  Барча дошманнарым хурлыкка төшәр һәм каушап калыр. Алар чигенер дә кинәт мәсхәрә ителер.+

Искәрмәләр

Яки «Шәфкать».
Евр. шео́л. Сүзлекне к.
Сүзгә-сүз «ятагымны йөздерәм».
Яки «картайды».

Искәрмәләр

Медиаматериал