Зәбур 65:1—13
Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.
65 И Аллаһы, сине Сионда мактау көтә,+Без сиңа биргән вәгъдәләребезне үтәрбез.+
2 И Догаларны Тыңлаучы, төрле кешеләр сиңа килер.+
3 Гөнаһларым миннән өстен чыкты,+Ләкин син җинаятьләребезне кичерәсең.+
4 Ишегалларыңда яшәү өчен+Үзең сайлаган һәм үзеңә якынайткан кеше бәхетле.
Без изге гыйбадәтханәңдәге,*+Синең йортыңдагы яхшы нәрсәләргә туенырбыз.+
5 Син безгә курку-хөрмәт уяткан тәкъва эшләрең+ белән җавап бирерсең,И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз.
Син — җир йөзендәге,Хәтта иң ерак диңгездәге кешеләрнең ышанычы.+
6 Син* тауларны көч-куәтең белән нык урнаштырдың,Син* зур кодрәткә төренгәнсең.+
7 Син* ярсулы диңгезләрне,Котырынып үкергән дулкыннарны тынычландырасың+ һәм милләтләрнең шау-шуын басасың.+
8 Синең галәмәтләреңнән ерак җирләрдә яшәүчеләрне курку-хөрмәт биләп алачак.+
Син көнчыгыштан көнбатышка кадәр яшәүчеләрнең шатланып кычкыруына сәбәпче булырсың.
9 Син җир турында кайгыртасың,Аны уңдырышлы,* гаять бәрәкәтле итәсең.+
Син дәрьяларны су белән тутырдың.
Кешеләрне икмәк белән тәэмин итәсең.+
Менә шулай син җирне әзерләдең.
10 Син аның буразналарын сугарасың һәм сөрелгән туфрагын* тигезлисең,Яңгырлар яудырып, аны йомшартасың, үсешен фатихалыйсың.+
11 Син ел тәүлеген фатихаларың белән таҗландырасың,Үткән юлларыңнан муллык ташып тора.*+
12 Көтүлекләрнең* сусыллыгы бетми+Һәм калкулыклар шатлыкка төренгән.+
13 Көтүлекләр көтүләр белән тулы,Үзәннәр игеннәргә киенгән.+
Алар сөенеп кычкыра, әйе, алар җырлый.+
Искәрмәләр
^ Яки «изге урыныңдагы».
^ Сүзгә-сүз «Ул».
^ Сүзгә-сүз «Ул».
^ Сүзгә-сүз «Ул».
^ Сүзгә-сүз «мөлдерәмә итеп тутырасың».
^ Яки «һәм өемнәрен».
^ Сүзгә-сүз «май тамып тора».