Зәбур 67:1—7
Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Җыр һәм көй.
67 Аллаһы безгә илтифат итәр һәм безне фатихалар,Ул безгә якты йөз күрсәтер.+ (Села)
2 Шунда бөтен җир йөзе — синең юлыңны,+Бөтен халыклар коткару китергән эшләреңне белер.+
3 Халыклар сине мактасын, и Аллаһы,Бар халыклар сине мактасын.
4 Милләтләр сөенсен һәм шатланып кычкырсын,+Чөнки син халыкларны гадел хөкем итәрсең.+
Син җирдәге милләтләрне җитәкләрсең. (Села)
5 Халыклар сине мактасын, и Аллаһы,Бар халыклар сине мактасын.
6 Җир үз җимешен бирер,+Аллаһы — безнең Аллаһыбыз безне фатихалар.+
7 Аллаһы безне фатихалар,Һәм бөтен җир йөзе аңа курку-хөрмәт күрсәтер.+