Зәбур 68:1—35
Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Җыр.
68 Аллаһы күтәрелсен, дошманнары таркалсын,Аны нәфрәт итүчеләр аның алдыннан качсын.+
2 Җил төтенне тараткандай, аларны таратып җибәр.
Балавыз уттан эрегән кебек,Явызлар Аллаһы алдында юк ителсен.+
3 Тәкъвалар исә сөенсен,+Аллаһы алдында зур шатлык кичерсен,Шатланып куансын.
4 Аллаһыга җырлагыз, аның исеменә мәдхияләр җырлагыз.*+
Чүл аша* баручы Аллаһыга җырлагыз.
Аның исеме Йәһ!*+ Аның алдында сөенегез!
5 Ятимнәрнең атасы һәм тол хатыннарның яклаучысы*+ —Үзенең изге урынындагы Аллаһы.+
6 Аллаһы ялгызларга яшәү өчен йорт бирә,+Ул тоткыннарны азат итеп, бәрәкәткә алып бара.+
Ә үҗәтләр* корып беткән җирдә яшәячәк.+
7 И Аллаһы, син үз халкыңны алып барганда,+Чүл буйлап барганда, (Села)
8 Җир тетрәде.+
Күкләр Аллаһы алдында коеп яңгыр яудырды,Аллаһы — Исраи́л Аллаһысы алдында Синай тавы тетрәде.+
9 И Ходай, син мул итеп яңгыр яудырдың,Йончып беткән халкыңа көч бирдең.
10 Синең халкың чатырларда яшәде,+Яхшылыгың буенча син мескеннәрне тәэмин иттең, и Аллаһы.
11 Йәһвә боерык бирә;Яхшы хәбәрне игълан итүче хатын-кызлар зур гаскәрдәй күп.+
12 Гаскәрләрнең патшалары качалар,+ алар качалар!
Өйдә калган хатын-кыз табыш бүлешә.+
13 Сез учаклар* янында яткан булсагыз да,Сездә саф алтын* каурыйлыКөмешләнгән күгәрчен канатлары булыр.
14 Чиксез Кодрәт Иясе бу җирдәге патшаларны таратып ташлагач,+Залму́н өстенә кар яуды.*
15 Баша́н тавы+ — Аллаһының тавы,*Башан тавы — күп түбәле тау.
16 Әй күп түбәле таулар, нишләп сез Аллаһы үз торагы итеп сайлаган* тауга+Көнләшүле күз карашы белән карап торасыз?
Әйе, Йәһвә анда мәңге яшәячәк.+
17 Аллаһының сугыш арбалары — дистәләгән меңнәр, меңнәр-меңнәр.+
Йәһвә Синай тавыннан изге урынга килде.+
18 Син югарыга күтәрелдең,+Әсирләрне алып киттең,Бүләкләр булып киткән кешеләрне алдың,+Әйе, араларында яшәү өчен хәтта үҗәтләрне дә алдың,+ и Аллаһым Йәһ.
19 Йөгебезне һәр көн күтәреп йөртүче Йәһвә макталсын,+Безне коткаручы Аллаһыбыз макталсын. (Села)
20 Безнең өчен хак Аллаһы — безне коткаручы Аллаһы.+
Ходай Тәгалә Йәһвә үлемнән азат итә.+
21 Әйе, Аллаһы үз дошманнарының башларын,Гөнаһ кылып йөрүдән туктамаучы һәркемнең баш сөяген ватар.+
22 Йәһвә: «Мин аларны Башан җиреннән кире кайтарырмын+,— диде,—Аларны диңгез тирәнлекләреннән тартып чыгарырмын,
23 Шунда аякларыгыз канга батар,+Этләрегезнең теле дошман канын ялар».
24 И Аллаһы, алар синең тантаналы йөрешеңне,Аллаһымның — минем Патшамның изге урынга тантаналы рәвештә баруын күрә.+
25 Алдан җырчылар, арттан кыллы музыка коралларында уйнаучылар атлый,+Араларында шалтыравык кагучы яшь хатын-кызлар бара.+
26 Зур җыелышларда Аллаһыны мактагыз.
Әй Исраил Чыганагыннан яшәү алучылар, Йәһвәне мактагыз.+
27 Иң яше Биньями́н+ да,Шулай ук үзләренең күпсанлы шау-шулы кешеләре белән бергә Яһүд мирзалары да,Һәм Зәбулу́н мирзалары белән Нәфтәли́ мирзалары да аларны буйсындыра.*
28 Аллаһың сиңа көч биреләчәк дип карар итте.
Көч-кодрәтеңне күрсәт, и безнең хакка эш итүче Аллаһы.+
29 Иерусалимдагы гыйбадәтханәң хакына+Патшалар сиңа бүләкләр китерер.+
30 Камышлар арасындагы җанварларны,Үгезләр җыенын+ һәм аларга ияргән бозауларын тый.
Шулчак халыклар көмеш китереп сәҗдә кылыр.*
Сугыш яратучы халыкларны исә таратып җибәр.
31 Мисырдан бронза әйберләр китерелер,*+Куш* исә Аллаһыга бүләкләр китерергә ашыгыр.
32 И җирнең патшалыклары, Аллаһыга җырлагыз,+Йәһвәгә мәдхияләр җырлагыз,* (Села)
33 Борынгы күкләрнең күгеннән баручы Аллаһыга мәдхияләр җырлагыз.+
Ишетәсезме, аның тавышы, куәтле тавышы яңгырый!
34 Аллаһының көч-куәтен таныгыз.+
Аның бөеклеге — Исраил өстендә,Көч-куәте — күкләрдә.*
35 Бөек изге урыныннан* чыкканда, Аллаһы курку-хөрмәт уята.+
Ул — Исраил Аллаһысы,Үз халкына көч-куәт бирүче Аллаһы.+
Аллаһыны мактагыз.
Искәрмәләр
^ Яки «көй уйнагыз».
^ Я, бәлки, «Болытларда»
^ Йәһвә исеменең кыска формасы.
^ Сүзгә-сүз «хөкемчесе».
^ Яки «фетнәчеләр».
^ Я, бәлки, «сарык утарлары».
^ Яки «саргылт-яшел төстәге алтын».
^ Яки «Гүя Залмун өстенә кар яугандай булды».
^ Яки «мәһабәт тау».
^ Яки «үз торагы итәргә теләгән».
^ Яки «халык белән җитәкчелек итә».
^ Я, бәлки, «Югыйсә халыклар көмешне таптар».
^ Я, бәлки, «илчеләр килер».
^ Ягъни Хәбәшстан.
^ Яки «көй уйнагыз».
^ Сүзгә-сүз «болытларда».
^ Сүзгә-сүз «урыныңнан».