Зәбур 70:1—5

Дирижер өчен. Давытның мәдхиясе. Искә төшерү буларак. 70  И Аллаһы, мине коткарчы. И Йәһвә, миңа ярдәмгә ашык.+   Җанымны эзләүчеләрОятка калсын, мәсхәрәгә төшсен иде. Бәламә сөенүчеләр,Хурлыкка калып, чигенсеннәр иде.   Миңа: «Сиңа шул кирәк!» — диючеләрОятка калып, китеп барсыннар иде.   Ә сине эзләүчеләрСиңа сөенеп куансын,+Коткаруыңны зарыгып көтүчеләр бертуктаусыз: «Аллаһы зурлансын!» — дисеннәр.   Мин исә ярдәмгә мохтаҗ һәм мескен.+ И Раббым, минем хакка тизрәк эш итче.+ Син — ярдәмчем һәм коткаручым минем.+ И Йәһвә, тоткарланма.+

Искәрмәләр

Искәрмәләр

Медиаматериал