Зәбур 75:1—10

Дирижер өчен: «Харап булмасам иде» көенә салынган. Асафның+ мәдхиясе. Җыр. 75  Без сиңа рәхмәтләр белдерәбез, и Аллаһы, сиңа рәхмәтләр белдерәбез. Синең исемең безнең белән,+Кешеләр искиткеч эшләреңне игълан итә. 2  Син: «Хөкем итү өчен вакыт билгеләгәч,Гаделлек белән хөкем итәм,— дип әйтәсең.— 3  Җир һәм андагы бөтен яшәүчеләр таркалганда,Аның терәкләрен мин ныгыттым». (Села) 4  Мин мактанчыкларга: «Мактанмагыз»,— дидем,Явызларга әйттем: «Көчегез* белән масаймагыз. 5  Зур көчегез* белән масаймагыз,Эреләнеп сөйләшмәгез. 6  Чөнки бөеклек көнчыгыштан да, көнбатыштан да,Көньяктан да килми. 7  Аллаһы — Хөкемче.+ Берәүне ул төшерә, икенчене күтәрә.+ 8  Йәһвәнең кулында тулы касә,+Куәтле шәрабы күбекләнә. Ул аны, һичшиксез, түгәчәк,Һәм җир йөзендәге бөтен явызлар аны утырмасына кадәр эчәчәк».+ 9  Мин исә бу хакта мәңге игълан итәрмен,Ягъкуб Аллаһысына мәдхияләр җырлармын.* 10  Чөнки ул: «Мин явызларны бөтен көч-куәтеннән* мәхрүм итәрмен,— дип әйтә,— Ә тәкъваларның көче* артачак».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Мөгезегез».
Сүзгә-сүз «Мөгезегез».
Яки «көй уйнармын».
Сүзгә-сүз «мөгезләреннән».
Сүзгә-сүз «мөгезләре».

Искәрмәләр

Медиаматериал