Зәбур 76:1—12

Дирижер өчен: кыллы уен коралларында башкарыла. Асафның+ мәдхиясе. Җыр. 76  Аллаһы Яһүд җирендә билгеле,+Аның исеме Исраилдә бөек.+  Аның ышык урыны — Салимда,+Яшәгән җире — Сионда.+  Анда ул утлы укларны,Калканны, кылычны һәм бүтән сугыш коралларын челпәрәмә китерде.+ (Села)  И Аллаһы, син нурланып балкыйсың,*Җәнлек тулы тауларга караганда да мәһабәтрәк син.  Кыю йөрәклеләр талаучылар корбаны булды.+ Алар йокыга талды. Сугышчыларның берсе дә каршылык күрсәтә алмады.+  И Ягъкуб Аллаһысы, синең шелтәңнәнАт йөртүче дә, ат та тирән йокыга талды.+  Тик син генә курку-хөрмәт тудырасың.+ Синең көчле ярсуыңа кем каршы тора алсын?+  Күктән син хөкемеңне белдердең.+ Җир куркуга төшкән һәм тынсыз иде,+  Аллаһы җирдәге бар юашларны коткарыр өчен+ Хөкемен үтәргә дип күтәрелгәндә. (Села) 10  Кешеләрнең ярсуы сиңа мактау китерәчәк,+Калган ярсулары белән син үзеңне бизәрсең. 11  Йәһвә Аллаһыга вәгъдәләр бирегез һәм аларны үтәгез.+ Тирә-ягында яшәүчеләрнең барысы аңа үз бүләкләрен курку-хөрмәт белән китерсен.+ 12  Ул горур җитәкчеләрне* басынкыландырыр,Җирдәге патшаларның күңелендә курку-хөрмәт тудырыр.

Искәрмәләр

Яки «син яктылыкка төренгәнсең».
Сүзгә-сүз «җитәкчеләрнең рухын».

Искәрмәләр

Медиаматериал