Зәбур 79:1—13

Асафның+ җыры. 79  И Аллаһы, халыклар мирасыңны басып алды,+Изге гыйбадәтханәңне нәҗесләде,+Иерусалимны хәрабәләр өеменә әйләндерде.+  Алар хезмәтчеләреңнең мәетләрен күк кошларына азык итеп бирде,Тугрыларыңның гәүдәләрен җирдәге ерткыч хайваннарга бирде.+  Иерусалим буйлап аларның канын судай түкте,Аларны күмәргә кеше калмады.+  Без күршеләребез алдында мәсхәрәгә калдык,+Әйләнә-тирәбездәгеләр бездән көлә, безне мыскыллый.  И Йәһвә, кайчанга чаклы синең ачуың кабарып торыр? Мәңгеме?+ Ачу-ризасызлыгың тагын күпме уттай янар?+  Ярсуыңны сине танып белмәгән халыкларга,Исемеңне чакырмаган патшалыкларга яудыр.+  Чөнки алар Ягъкубны йотты,Аның туган җирен һәлак итте.+  Ата-бабаларыбызның җинаятьләре өчен безне гаепле дип санама.+ Безгә мәрхәмәтеңне күрсәтергә ашык,+Чөнки безне бик нык кимсетәләр.  И Аллаһы, безнең Коткаручыбыз,+Данлыклы исемең хакына безгә ярдәм ит. Исемең хакына коткар безне һәм гөнаһларыбызны кичер.+ 10  Ник халыкларга: «Аларның Аллаһысы кая соң?» — дип әйтергә сәбәп бирергә?+ Хезмәтчеләреңнең түгелгән каны өчен үч алынганын халыклар белсен иде,Һәм бу безнең күз алдыбызда булсын иде.+ 11  Тоткынның көрсенүен ишетсәң иде.+ Үлемгә хөкем ителгәннәрне бөек кодрәтең* белән сакла.*+ 12  И Йәһвә, сине мыскыллаганнары өчен,+Күршеләребезгә җиделәтә түлә.+ 13  Шулчак без — синең халкың һәм көтүлегеңдәге сарыкларың+Сиңа мәңге рәхмәтләр белдерербез,Буыннан-буынга сине мактарбыз.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «кулың».
Я, бәлки, «азат ит».

Искәрмәләр

Медиаматериал