Зәбур 8:1—9
Дирижер өчен: гитти́т.* Давытның җыры.
8 И Раббыбыз Йәһвә, нинди мәһабәт синең исемең бөтен җир йөзендә!
Син даныңны күкләрдән дә югарырак урнаштырдың!*+
2 Дошманны һәм үч алучыны тынсыз итәр өчен,Син үзеңә каршылык күрсәтүчеләргәБалалар белән сабыйларның+ телләре аша үз куәтеңне күрсәттең.
3 Кулларың* башкарган эшләреңә — күкләреңә,Син булдырган айга һәм йолдызларга карыйм да, уйланам:+
4 Кем соң ул үлемле кеше?! Шулай да син аны исеңдә тотасың.
Адәм улы — кем соң ул?! Шулай да син аның хакында кайгыртасың.+
5 Син аны фәрештәләрдән* чак кына түбәнрәк итеп яраттың,Аның башына дан һәм шөһрәт таҗы кидердең.
6 Син аңа кулларың булдырган нәрсәләр өстеннән хакимлек бирдең,+Барысын да аның аяк астына салдың:
7 Бөтен вак һәм эре терлек,Шулай ук кыр хайваннары,+
8 Күктәге кошлар һәм диңгездәге балыклар,Зур дәрьяларны гизгән бар нәрсәләр — аның хакимлегендә.
9 И Раббыбыз Йәһвә, нинди мәһабәт синең исемең бөтен җир йөзендә!
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «Синең даның күкләрдән дә югарырак игълан ителә!»
^ Сүзгә-сүз «Бармакларың».
^ Яки «Аллаһыга охшаш затлардан».