Зәбур 80:1—19
Дирижер өчен: «Лаләләр»гә* салынган. Искә төшерү. Асафның+ мәдхиясе. Җыр.
80 И Исраилнең Көтүчесе,Йосыфны сарык көтүен йөрткәндәй йөртүче,+ тыңла.
Керубимнәр өстеннән*+ тәхеттә утыручы,Балкы.*
2 Ифраи́м, Биньями́н һәм Манашше́ алдындаКодрәтеңне күрсәт.+
Кил һәм коткар безне.+
3 И Ходай, безне яңадан аякка бастыр.+
Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+
4 Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, кайчанга чаклы үз халкыңның догасы сине ярсытып торыр?+
5 Син аларга икмәк ашаткандай күз яшьләре ашатасың,Гарык булганчы күз яшьләре эчертәсең.
6 Син безне күршеләребезнең талашуына сәбәпче итәсең.
Дошманнарыбыз безне ничек тели, шулай мыскыл итә.+
7 И Гаскәрләр Аллаһысы, безне яңадан аякка бастыр.
Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+
8 Син Мисырдан йөзем чыбыгы+ алып килдең,Халыкларны куып җибәреп, аны утырттың.+
9 Аның өчен урын чистарттың,
Һәм ул тамыр җәеп, җир йөзен тутырды.+
10 Таулар — аның күләгәсе белән,Аллаһының эрбет агачлары аның ботаклары белән капланды.
11 Аның ботаклары — диңгезгә кадәр,Үсентеләре бөек елгага* кадәр җитте.+
12 Нигә син йөзем бакчасының таш коймаларын җимереп,+Үтеп баручыларның һәммәсенә аның җимешләрен өзеп алырга рөхсәт итәсең?+
13 Урман кабаннары аны харап итә,Кыр хайваннары аннан туклана.+
14 И Гаскәрләр Аллаһысы, кире кайтчы,Күктән күз сал һәм күрче!
Шушы йөзем агачы турында кайгырт,+
15 Уң кулың утыртканны* кара,+Үзең өчен тәрбияләп үстергән улыңа* күз сал.+
16 Ул кисеп ташланган һәм утта яндырылган.+
Халык синең шелтәңнән* һәлак була.
17 Синең кулың уң ягыңда торган кешегә,Үзең өчен тәрбияләп үстергән адәм улына ярдәм бирсен иде.+
18 Һәм без синнән читкә борылмабыз.
Без исемеңне чакыра алсын өчен, исән көенчә сакла безне.
19 И Гаскәрләр Аллаһысы Йәһвә, безне яңадан аякка бастыр.
Без котылсын өчен, нурлы йөзең безгә таба борылсын.+
Искәрмәләр
^ Я, бәлки, «арасында».
^ Яки «Балкышыңны күрсәт».
^ Ягъни Евфрат елгасына.
^ Яки «утырткан йөзем агачының сабагын».
^ Яки «ботакка».
^ Сүзгә-сүз «йөзеңнең шелтәсеннән».