Зәбур 81:1—16

Дирижер өчен: гитти́т.* Асафның+ мәдхиясе. 81  Безгә көч-куәт бирүче Аллаһыга шатлык белән аваз салыгыз.+ Ягъкуб Аллаһысына тантана белән кычкырыгыз.  Шалтыравык, аһәңле арфа һәм кыллы уен коралы алып,Көй уйный башлагыз.  Бәйрәм уңаеннан яңа ай көнендә,+Тулы ай вакытында быргы кычкыртыгыз.+  Чөнки бу — Исраи́л өчен күрсәтмә,Ягъкуб Аллаһысының карары.+  Мисыр җиренә каршы чыкканда,+Ул моны Йосыф өчен искә төшерү итеп урнаштырган.+ Мин ят тавыш* ишеттем:  «Мин аның җилкәсеннән йөкне алдым,+Куллары кәрзиннән бушады.  Җәфа чиккән чагыңда син чакырдың, һәм мин сине коткардым.+ Мин сиңа кара болыттан җавап бирдем,+Мәрибә́* сулары янында сине сынадым.+ (Села)  Тыңла, халкым, мин сиңа каршы шаһитлек итәм. Их Исраил, мине тыңласаң иде.+  Синең араңда чит-ят илаһ булмасын,Чит илаһка табынма.+ 10  Мин, Йәһвә, синең Аллаһың,Сине Мисыр җиреннән алып чыгучы.+ Авызыңны киң итеп ач, һәм мин сине туйганчы ашатырмын.+ 11  Ләкин халкым тавышымны тыңламады,Исраил миңа күндәм булмады.+ 12  Шунлыктан мин аларга үзләренең үҗәт йөрәкләре теләгәнчә эшләргә юл куйдым. Алар үзләре дөрес дип санаганны эшләде.*+ 13  Халкым мине тыңлаган булса иде,+Исраил минем юлларым буенча йөргән булса иде!+ 14  Мин аларны күралмаучыларны бик тиз буйсындырыр идем,Кулымны дошманнарына каршы юнәлтер идем.+ 15  Йәһвәне нәфрәт итүчеләр Аның алдында калтырап-куркып торыр,Аларның өлеше* гомерлек булыр. 16  Ә сине* ул иң яхшы бодай белән тукландырыр,+Кыядан чыккан бал белән туендырыр».+

Искәрмәләр

Яки «кемнеңдер ят телдә сөйләшкәнен».
Мәгъ. «талашу».
Сүзгә-сүз «Алар үз ниятләре буенча йөрде».
Сүзгә-сүз «вакыты».
Сүзгә-сүз «аны», ягъни Аллаһы халкын.

Искәрмәләр

Медиаматериал