Зәбур 86:1—17
Давытның догасы.
86 И Йәһвә, колак сал* һәм җавап бир миңа,Чөнки мин мескен җан, җәфа чигәм.+
2 Гомеремне сакла, мин бит сиңа тугрымын.+
Сиңа таянучы хезмәтчеңне коткар,Чөнки син минем Аллаһым.+
3 Миңа илтифат ит, и Йәһвә,+Чөнки сине көне буе чакырам.+
4 Хезмәтчеңнең күңелен күтәр,Чөнки сиңа дәшәм мин,* и Йәһвә.
5 И Йәһвә, син игелекле+ һәм кичерергә әзер,+Үзеңә ялварганнарның һәммәсенә син тугры мәхәббәтеңне мул итеп күрсәтәсең.+
6 И Йәһвә, догамны тыңла,
Ярдәм сорап ялваруыма игътибарлы бул.+
7 Кайгы-хәсрәтле көнемдә сине чакырырмын,+Һәм син миңа җавап бирерсең.+
8 И Йәһвә, илаһлар арасында синең күк берәү дә юк,+Синекедәй эшләр юк.+
9 Син булдырган барлык халыклар,Килеп, сиңа сәҗдә кылыр, и Йәһвә,+Алар синең исемеңне данлар.+
10 Чөнки син бөек һәм искиткеч эшләр кыласың,+Син — Аллаһы, тик син генә.+
11 Мине үз юлыңа өйрәт, и Йәһвә.+
Мин хакыйкать юлыңнан йөрермен.+
Исемеңне тирән хөрмәт итәр өчен, йөрәгемне бербөтен ит.*+
12 И Йәһвә Аллаһым, мин сине бөтен йөрәгем белән мактыйм,+Синең исемеңне мәңге данлармын,
13 Чөнки синең миңа карата тугры мәхәббәтең бөек,Син җанымны Кабер* тирәнлекләреннән коткардың.+
14 И Ходай, масаючан адәмнәр миңа каршы күтәрелә,+Рәхимсез бәндәләр өере җанымны эзли,Алар сине санга алмый.*+
15 Әмма син, и Йәһвә, шәфкатьле һәм кызганучан* Аллаһы,Син ярсырга ашыкмыйсың, тугры мәхәббәткә бай һәм һәрвакыт тугры.*+
16 Миңа таба борыл һәм илтифат күрсәт.+
Хезмәтчеңә көч бир,+Кол хатыныңның улын коткар.
17 Миңа яхшылыгыңның билгесен* күрсәт,Шунда нәфрәт итүчеләрем моны күреп, оятка калыр.
Чөнки син, и Йәһвә, ярдәмчем һәм юатучым минем.
Искәрмәләр
^ Яки «иелеп тыңла».
^ Яки «җанымны сиңа илтәм».
^ Яки «миңа бүленмәгән йөрәк бир».
^ Яки «сине күз алдында тотмый».
^ Яки «киң күңелле».
^ Яки «хак».
^ Яки «дәлилен».