Зәбур 88:1—18
Җыр. Кора́х улларының+ мәдхиясе. Дирижер өчен: махала́т* стилендә; чиратлашып җырлана. Зирәхле Химанның+ маскилы.*
88 И Йәһвә, Коткаручы Аллаһым минем,+Көндезен сиңа аваз салам,Төнен дә мин синең алдыңда.+
2 Догам сиңа барып ирешсен,+Ярдәм сорап ялваруыма колак сал.*+
3 Чөнки җаным* бәла белән тулы,+Гомерем Кабер* читендә тора.+
4 Мине инде гүргә керүче кеше итеп саныйлар,+Мин ярдәмгә мохтаҗ кешегә әйләндем.*+
5 Син инде искә алмаган,Кайгыртуыңнан* мәхрүм ителгән,Үтерелеп, кабердә яткан кешеләр шикелле,Мин үлеләр арасында калдырылгандай булдым.
6 Син мине иң тирән чокырга,Караңгы урыннарга, төпсез упкыннарга салдың.
7 Синең ярсуың мине тәмам изә,+Син мине ярсулы дулкыннарың белән күмеп китәсең. (Села)
8 Син танышларымны янымнан еракка куып җибәрдең,+Мине алар өчен җирәнгеч иттең.
Мин тоткында һәм кача алмыйм.
9 Газап чигүдән күзләрем талчыгып бетте.+
Көне буе сине чакырам, и Йәһвә,+Кулларымны сиңа сузам.
10 Син үлеләр өчен могҗизалар кылырсыңмы?
Көчсез гүр ияләре сине мактарга дип күтәрелә аламы?+ (Села)
11 Синең тугры мәхәббәтең — кабердә,
Тугрылыгың череп таркалу урынында игълан ителерме?
12 Синең могҗизаларың — караңгылыкта,Тәкъвалыгың онытылганнар җирендә билгеле булырмы?+
13 Ә мин һаман сиңа ярдәм сорап аваз салам, и Йәһвә,+Һәр иртә догам сиңа барып ирешә.+
14 И Йәһвә, нишләп син мине кире кагасың?+
Нигә миннән үз йөзеңне борасың?+
15 Яшьтән үк газап чигәм,Гомерем киселергә тора.+
Коточкыч нәрсәләрне баштан кичерүемә юл куйганыңа аптырап беттем.
16 Ялкынлы ачуың мине баса,+Дәһшәтләрең мине һәлак итә.
17 Алар көне буе мине сулар шикелле чолгап тора,Бар яклардан* миңа якыная.
18 Син дусларымны һәм иптәшләремне миннән ераклаштырдың,+Караңгылык миңа иптәш булып китте.
Искәрмәләр
^ Яки «ялваруымны иелеп тыңла».
^ Яки «көчсез кеше төсле булып киттем».
^ Сүзгә-сүз «Кулыңнан».
^ Я, бәлки, «Барысы берьюлы».