Зәбур 93:1—5
93 Йәһвә Патша булды!+
Ул шөһрәткә төренгән,Йәһвә төренгән кодрәткә.
Ул аны билбау итеп буып йөри.
Җир нык урнаштырылган,Ул кузгалмас.*
2 Тәхетең борынгыдан ук нык урнаштырылган,+Син электән үк барсың.+
3 Дәрьялар ургылды, күтәрелде, и Йәһвә,Дәрьялар ургылды, үкерде.
Дәрьялар ургылып, гөрселдәп ага.
4 Әмма син, и күкләрдәге мәһабәтле Йәһвә,+Күп сулар тавышыннан көчлерәк,Диңгезнең ярсулы дулкыннарыннан куәтлерәк.+
5 Искә төшерүләрең синең бик ышанычлы,+Изгелек йортыңны мәңге бизәп тора,*+ и Йәһвә.