Зәкәрия 10:1—12

10  Язгы яңгырлар вакытында миннән, Йәһвәдән, яңгыр бирүемне сорагыз. Кара болытларны мин, Йәһвә, хасил итәм,Кешеләр өчен коеп яңгырлар яудырам+Һәм барысына җир җимеше бирәм.  Чөнки гаилә потлары* алдый,*Күрәзәчеләр ялган күрә. Алар буш төшләр сөйлиҺәм юкка гына юатырга тырыша. Шунлыктан халык сарык көтүе шикелле каңгырып йөриячәк,Көтүчеләре булмау сәбәпле изаланып бетәчәк.  Көтүчеләргә ачуым кайный,Изүче җитәкчеләрне* җавапка тартачакмын,Чөнки мин, Гаскәрләр Иясе Йәһвә, үз көтүемә — Яһүд йортына игътибар иттем,+Аларны сугыш кырындагы көчле, атаклы атымдай иттем.  Яһүд йортыннан — башчы,*Аңардан булышлык итүче идарәче* чыга,Аңардан сугыш җәясе чыга,Аңардан һәр күзәтче чыга — барысы да аңардан чыга.  Алар сугышчылар шикелле,Сугыш кырында пычракны таптаган сугышчылар шикелле булып китәчәк. Алар сугыш алып барачак, чөнки Йәһвә алар белән булачак,+Дошманның җайдаклары исә хурлыкка калачак.+  Мин Яһүд йортын бөтенесеннән дә өстенрәк итәчәкмен,Йосыф йортын коткарачакмын.+ Мин аларны торгызачакмын, Чөнки аларга карата мәрхәмәтле булачакмын.+ Шунда барысы да мин аларны беркайчан да кире какмагандай булачак,+Чөнки мин аларның Аллаһысы Йәһвә, мин аларга җавап бирәчәкмен.  Ифраимлылар гайрәтле сугышчылардай булачак,Күңелләре шәраб эчкәндәгедәй сөенәчәк.+ Аларның уллары, моны күреп, шатланачак. Күңелләре Йәһвәнең кылган эшләренә куаначак.+  „Мин, сызгырып, аларны бергә җыячакмын,Аларны йолып алачакмын,+ һәм алар күп булып китәчәк,Ишле булачак.  Мин аларны халыклар арасында орлык чәчкәндәй чәчеп таратсам да,Алар мине ерак җирләрдә истә тотачак,Үз уллары белән бергә җанланып китәчәк һәм кире кайтачак. 10  Мин аларны Мисыр җиреннән кире кайтарачакмын,Ассириядән җыеп алачакмын.+ Мин аларны Гила́д+ белән Лива́н җирләренә китерәчәкмен,Һәм хәтта анда да алар өчен урын җитәрлек булмаячак.+ 11  Мин диңгезне кичкәндә, аның астын өскә китерәчәкмен,Дулкыннарын буйсындырачакмын.+ Нилның бөтен тирәнлекләре корып бетәчәк. Ассириянең горурлыгы сындырылачак,Мисырның скипетры юк булачак.+ 12  Мин, Йәһвә, аларны бөтенесеннән дә өстенрәк итәчәкмен,+Һәм алар минем исемем хакына эш итәчәк“+,— дип игълан итә Йәһвә.

Искәрмәләр

Яки «гайре табигый нәрсәләр әйтә; мистик нәрсәләр сөйли».
Сүзгә-сүз «Кәҗә тәкәләрен».
Сүзгә-сүз «почмак манара»; мөһим, әһәмиятле кешене яки җитәкчене сурәтли.
Яки «кадак». Сүзгә-сүз «казык»; булышчыны я идарәчене сурәтли.

Искәрмәләр

Медиаматериал