Зәкәрия 13:1—9

13  Ул көнне, Давыт йортын һәм Иерусалим халкын гөнаһ белән пычрактан чистартыр өчен, кое казылачак.+  „Ул көнне,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— мин бу җирдән потларның исемнәрен җуеп бетерәчәкмен,+ һәм аларны бүтән искә дә алмаячаклар. Мин шулай ук бу җирне пәйгамбәрләрдән+ һәм шакшы тәэсирдән* чистартачакмын.  Әгәр кем дә булса кабат пәйгамбәрлек итә башласа, аны дөньяга китергән әти-әнисе аңа болай дип әйтер: „Син яшәмәячәксең, чөнки син Йәһвә исеменнән ялган сөйлисең“. Шунда дөньяга китергән әти-әнисе аны пәйгамбәрлек иткәне өчен чәнчеп үтерәчәк.+  Ул көнне һәр пәйгамбәргә үзенең пәйгамбәрлек күренеше аркасында оят булачак. Башкаларны алдамасыннар өчен, алар инде йонлы кием* киеп+ йөрмәячәк.  Аларның һәрберсе: „Мин пәйгамбәр түгел. Мин игенче, чөнки әле яшь чакта мине бер кеше кол итеп сатып алган иде“,— диячәк.  Әгәр дә аларның берәрсеннән: „Синең тәнеңдә* нинди җәрәхәтләр ул?“ — дип сорасалар, ул: „Бу дусларымның* йортында алган җәрәхәтләр“,— дип җавап бирәчәк“.  „Әй кылыч, көтүчемә каршы күтәрел,+Иптәшемә каршы күтәрел,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.—Көтүчене һәлак ит,+ һәм көтү* таралсын.+ Мин кулымны әһәмиятсез булганнарга каршы күтәрәчәкмен“.  „Бөтен җирдә,— дип игълан итә Йәһвә,—Кешеләрнең өчтән ике өлеше һәлак булачак, юк ителәчәк,Ә өчтән бер өлеше исән калачак.  Шул өчтән бер өлешне мин ут аша үткәрәчәкмен,Көмешне сафландыргандай* сафландырачакмын,Алтынны сынагандай сынаячакмын.+ Алар миңа исемем белән дәшәчәк,Һәм мин аларга җавап бирәчәкмен. Мин: „Бу минем халкым“+,— диячәкмен,Һәм алар: „Йәһвә безнең Аллаһыбыз“,— диячәк“.

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «рухтан».
Яки «пәйгамбәр киемен».
Сүзгә-сүз «кулларың арасында», ягъни күкрәктә я аркада.
Яки «яраткан кешеләремнең».
Яки «сарыклар».
Евр. телендә бу сүз металлны эретеп чистартуны аңлата.

Искәрмәләр

Медиаматериал