Зәкәрия 3:1—10

3  Аннары Аллаһы миңа Йәһвә фәрештәсе алдында басып торучы баш рухани Йошуаны күрсәтте.+ Аңа каршы тору өчен, аның уң ягында Шайтан+ тора иде.  Йәһвә фәрештәсе Шайтанга: «Шайтан, Йәһвә сине хөкем итсен!+ Иерусалимны сайлаган+ Йәһвә сине хөкем итсен! Бу кеше уттан чыгарылган утлы кисәү бит!» — диде.  Йошуа́ исә пычрак киемдә фәрештә алдында тора иде.  Фәрештә үзе алдында торучыларга: «Аның пычрак киемен салдырыгыз»,— дип әйтте. Аннары ул аңа: «Кара, мин синең гаебеңне юк иттем,— диде.— Өстеңә затлы кием кидереләчәк».+  Шунда мин: «Аның башына чиста чалма кидерсеннәр»+,— дидем. Һәм аның башына чиста чалма, өстенә кием кидерделәр. Йәһвә фәрештәсе исә янәшәдә торды.  Йәһвә фәрештәсе Йошуага болай диде:  «Гаскәрләр Иясе Йәһвә әйтә: „Әгәр дә минем юлларым буенча йөрсәң, минем алдымда үз вазифаларыңны үтәсәң, син минем йортымда хаким* булып хезмәт итәчәксең,+ ишегалларымны кайгыртачаксың;* мин сиңа шулай ук монда басып торучылар белән бергә минем хозурымда булырга рөхсәт итәчәкмен“.  „И баш рухани Йошуа, син үзең дә, синең алдыңда утыручы иптәшләрең дә, тыңлагызчы. Сез киләчәкнең билгесе булып торасыз. Менә, мин Үсенте+ дип аталган хезмәтчемне+ алып киләм!  Кара, мин Йошуа алдына таш куйдым! Менә шушы ташта җиде күз бар. Мин аңа уеп язу язам,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәм бу җирнең гаебен бер көн эчендә бетерәм“.+ 10  „Ул көнне,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәрберегез үз якынын үзе белән үзенең йөзем агачы һәм инҗир агачы астында утырырга+ чакырачак“».

Искәрмәләр

Яки «хөкемче».
Яки «караячаксың; ишегалларым өчен җаваплы булачаксың».

Искәрмәләр

Медиаматериал