Зәкәрия 5:1—11

5  Мин күзләремне кабат күтәреп карадым һәм очып барган бер төргәк күрдем.  Шунда фәрештә миннән: «Син нәрсә күрәсең?» — дип сорады. Мин аңа: «Очып баручы төргәкне күрәм. Аның озынлыгы 20 терсәк,* ә киңлеге 10 терсәк»,— дип җавап бирдем.  Шунда ул миңа болай диде: «Бу — бөтен җир өстенә төшеп килүче ләгънәт, чөнки төргәкнең бер ягында ләгънәт язылган булса да, урлашкан+ һәркем җәзасын күрми кала; һәм төргәкнең икенче ягында ләгънәт язылган булса да, ялган ант бирүче+ һәркем җәзасын күрми кала.  „Мин ләгънәт җибәрдем,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— һәм ул каракның йортына һәм минем исемем белән ялган ант бирүченең йортына керәчәк һәм шул йортта калып, йортны да, бүрәнәләре белән ташларын да ялмап алачак“».  Аннары минем белән сөйләшкән фәрештә минем яныма килеп, болай диде: «Күзләреңне кабат күтәреп кара әле. Кара нәрсә якынлашып килә».  Мин аңардан: «Бу нәрсә?» — дип сорадым. Ул: «Якынлашып килгән нәрсә — үлчәү савыты»*,— дип җаваплады. Аннары ул: «Бу бөтен җирдәге теге бозык адәмнәрнең күренеше»,— дип өстәде.  Түгәрәк кургаш капкач ачылгач, мин савыт эчендә утырган бер хатынны күрдем.  Шунда фәрештә миңа: «Бу — Явызлык»,— диде. Аннары ул шул хатынны кире савытка этеп җибәрде һәм савыт авызын кургаш капкач белән япты.  Шуннан соң мин күзләремне күтәреп карадым һәм якынлашып килгән ике хатынны күрдем. Алар һавадан канат какмый очып килә иде. Аларның канатлары ләкләкнеке кебек иде. Алар шул савытны һавага күтәрделәр. 10  Шунда мин үзем белән сөйләшкән фәрештәдән: «Алар савытны кая алып китте?» — дип сорадым. 11  Ул миңа: «Шина́р* җиренә+,— дип җаваплады.— Алар аңа шунда йорт салачак. Йорт салынып беткәч, шул хатын үзенә тиешле урынга кертеп утыртылачак».

Искәрмәләр

Бер терсәк — 44,5 см. Ә14 кушымт. к.
Сүзгә-сүз «ефа», монда сыйдырышлыгы бер ефа булган савыт күздә тотыла. Бер ефа — 22 л. Ә14 кушымт. к.
Ягъни Бабыл.

Искәрмәләр

Медиаматериал