Зәкәрия 6:1—15

6  Шуннан соң мин кабат күзләремне күтәреп карадым һәм ике тау арасыннан чыгып барган дүрт арбаны күрдем. Ул таулар бакыр таулар иде.  Беренче арбага — кызыл атлар, икенче арбага кара атлар җигелгән иде.+  Өченче арбага — ак атлар, ә дүртенче арбага тимгел, алмачуар атлар җигелгән иде.+  Мин үзем белән сөйләшкән теге фәрештәдән: «Әфәндем, нәрсә бу?» — дип сорадым.  Фәрештә миңа болай диде: «Болар — бөтен җирнең Хуҗасы+ алдына килеп басканнан соң чыгып баручы дүрт рухи зат.+  Кара атлар җигелгән арба төньяк җиргә юнәлә.+ Ак атлар — диңгезнең аръягына, ә тимгел атлар көньяк җиргә бара.  Алмачуар атлар җирне гизеп чыгарга атлыгып торды». Аннары ул: «Барыгыз җирне гизеп чыгыгыз»,— диде. Һәм алар җирне гизәргә чыктылар.  Аннары фәрештә миңа: «Әнә, төньяк җиргә баручылар Йәһвәнең төньяк җиргә каршы купкан ачуын* йомшартты»,— диде.  Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 10  «Хилда́й, Табия́х һәм Ядайдан сөргендә яшәгән халыктан алып килгән нәрсәләрне ал да шул ук көнне Бабылдан килгәннәр белән бергә Сафуния́ улы Йошия́ йортына бар. 11  Көмеш һәм алтын алып, таҗ* яса һәм аны Яһузада́к улы баш рухани Йошуаның башына кидер.+ 12  Аңа әйт: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Менә Үсенте+ дип аталган кеше. Ул үз урыныннан үсеп чыгып, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызачак.+ 13  Йәһвәнең гыйбадәтханәсен ул торгызачак һәм аңа дан-шөһрәт биреләчәк. Ул үз тәхетенә утырачак, хакимлек итәчәк һәм, тәхетендә утырып, рухани да булачак.+ Аның шушы ике вазифасы* бер-берсе белән ярашып торачак. 14  Таҗ* Хәлә́м,* Табиях, Яда́й+ һәм Сафуния улы Хән* турында истәлек булып Йәһвәнең гыйбадәтханәсендә калачак. 15  Һәм ерак җирләрдә яшәүчеләр, килеп, Йәһвәнең гыйбадәтханәсен торгызуда катнашачак“. Аллаһыгыз Йәһвәне тыңламый калмагыз! Шулчак сез мине сезнең яныгызга Гаскәрләр Иясе Йәһвә җибәргәнен беләчәксез“».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «рухын».
Яки «мәһабәт таҗ».
Яки «роле».
Яки «Мәһабәт таҗ».
10 нчы шигырьдәге Хилдай.
Күрәсең, 10 нчы шигырьдәге Йошия.

Искәрмәләр

Медиаматериал