Зәкәрия 7:1—14

7  Да́рий патшаның идарә итүенең 4 нче елында, 9 нчы айның, ягъни кисле́в* аеның, 4 нче көнендә Йәһвә Зәкәриягә+ үз сүзен җиткерде. 2  Бәйте́л халкы Шаризәрне һәм Рәгыйммәли́к белән аның кешеләрен Йәһвәдән илтифат итүен сорарга* җибәреп, 3  аларга Гаскәрләр Иясе Йәһвә йорты* руханиларыннан һәм пәйгамбәрләрдән: «Күп еллар буе без* 5 нче айда+ еладык һәм ураза тоттык. Алдагы 5 нче айда да шулай эшләргә кирәкме?» — дип сорарга кушты. 4  Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 5  «Шушы җирдәге бөтен халыкка һәм руханиларга әйт: „70 ел+ буе 5 нче һәм 7 нче айда+ ураза тотып, хәсрәт кичергәндә, сез әллә минем өчен ураза тоттыгызмы? 6  Ашап-эчеп ятканда, сез үзегез өчен ашап-эчтегез түгелме соң? 7  Сез Йәһвәнең элекке пәйгамбәрләр+ аркылы Иерусалим һәм аның тирәсендәге шәһәрләрдә әле халык яшәгәндә, анда тынычлык хөкем сөргәндә, шулай ук Нәге́б белән Шәфелдә дә халык яшәгәндә әйткән сүзләрен тыңларга тиеш идегез түгелме?“» 8  Йәһвә Зәкәриягә кабат үз сүзен җиткерде: 9  «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Чын гаделлек белән хөкем итегез,+ бер-берегезгә тугры мәхәббәт+ һәм мәрхәмәт күрсәтеп яшәгез. 10  Тол хатыннарны, ятимнәрне,*+ чит ил кешеләрен+ һәм ярлыларны+ алдамагыз һәм күңелләрегездә бер-берегезгә карата явыз ният кормагыз“.+ 11  Әмма алар колагына да элмәде,+ үҗәтләнеп, миңа аркалары белән борылды,+ ишетмәс өчен, колакларын томалады.+ 12  Алар үз йөрәкләрен алмаз* кебек каты итте+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең үз рухы ярдәмендә элекке пәйгамбәрләре+ аша җиткергән кануннарын* һәм әйткән сүзләрен тыңламады. Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә аларга бик нык ярсыды».+ 13  «Мин* аларны чакырганда, алар мине тыңламаган кебек,+ мин дә, алар мине чакырганда, аларны тыңламадым+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— 14  Мин аларны үзләре белмәгән халыклар арасына җил-давыл тараткандай тараттым,+ һәм җир алардан соң ташландык хәлдә калды, аның аша үтүче дә, анда кайтучы да булмады.+ Алар хуш булган җирне коточкыч нәрсәгә әйләндерде».

Искәрмәләр

Яки «Йәһвәнең йөзен йомшартырга».
Яки «гыйбадәтханәсе».
Сүзгә-сүз «мин».
Яки «атасыз балаларны».
Я, бәлки, «каты таш», мәсәлән, кайрак таш.
Яки «күрсәтмәләрен».
Сүзгә-сүз «Ул».

Искәрмәләр

Медиаматериал