Зәкәрия 8:1—23

8  Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде:  «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин Сионга карата көчле ашкыну белән янып торачакмын.+ Әйе, мин аны ашкыну белән яклап торачакмын, һәм минем ярсуым көчле булачак“.  Йәһвә болай ди: „Мин Сионга кайтып,+ Иерусалимда яшәячәкмен.+ Иерусалим — хаклык* шәһәре+ һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәнең тавы изге тау+ дип аталачак“.  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Иерусалимның мәйданнарында кабат картлар белән карчыклар утырачак. Олы яшькә җиткәнлектән, һәрберсенең кулында таягы булачак.+  Шәһәр мәйданнары уйнап йөргән малайлар һәм кызлар белән тулачак“.+  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Шушы халыкның калдыгына бу мөмкин түгел кебек күренсә дә, әллә моны минем өчен дә мөмкин түгел дип уйлыйсызмы?“ Моны Гаскәрләр Иясе Йәһвә әйтә.  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин халкымны көнчыгыш һәм көнбатыш җирләреннән кайтарачакмын.+  Аларны Иерусалимга китерәчәкмен, һәм алар шунда яшәячәк.+ Алар минем халкым булып китәчәк, ә мин аларның хак* һәм тәкъва* Аллаһылары булачакмын“.+  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Пәйгамбәрләр авызыннан шушы сүзләрне ишетеп торучылар,+ кулларыгызны ныгытыгыз.*+ Сез шундый ук сүзләрне Гаскәрләр Иясе Йәһвә йортын торгызу өчен нигез салынган көнне дә ишеткән идегез. 10  Ул вакытка кадәр кешегә дә, хайванга да хезмәтләре өчен түләнми иде.+ Һәм дошманнар аркасында хәвеф-хәтәрсез сәфәр кылу мөмкин түгел иде, чөнки мин кешеләрне бер-берсенә каршы куйдым“. 11  „Әмма хәзер инде мин шушы халыкның калдыгы белән элеккеге кебек мөгамәлә итмәячәкмен+,— дип игълан итә Гаскәрләр Иясе Йәһвә.— 12  Чөнки тынычлык орлыгы чәчеләчәк; йөзем агачы — җимеш, җир уңыш бирәчәк,+ күктән чык иңәчәк. Мин моның барысын шушы халыкның калдыгына мирас итеп бирәчәкмен.+ 13  Яһүд йорты, Исраи́л йорты! Сез бар халыклар алдында каһәргә әйләнгән идегез,+ хәзер исә мин сезне коткарам да, сез фатихага әйләнәчәксез.+ Курыкмагыз!+ Кулларыгызны ныгытыгыз“.*+ 14  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Ата-бабаларыгыз ачуымны чыгарганга күрә, мин бәла китергәндә икеләнүсез эш иткән кебек (һәм мин ниятемнән кире кайтмадым)*+,— дип әйтә Гаскәрләр Иясе Йәһвә,— 15  хәзер мин Иерусалим халкына һәм Яһүд йортына һич икеләнүсез игелек кылачакмын.+ Курыкмагыз!+ 16  Сез менә нәрсә эшләгез: бер-берегезгә дөресен сөйләгез,+ шәһәр капкалары янында хакыйкать белән тынычлыкның чәчәк атуына китерәчәк хөкем карарлары чыгарыгыз.+ 17  Күңелләрегездә бер-берегезгә бәла ниятләмәгез+ һәм һичнинди ялган ант бирүне яратмагыз,+ чөнки мин моның барысын нәфрәт итәм“+,— дип игълан итә Йәһвә». 18  Гаскәрләр Иясе Йәһвә миңа кабат үз сүзен җиткерде: 19  «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „4 нче ай,+ 5 нче ай,+ 7 нче ай+ һәм 10 нчы ай+ уразалары Яһүд йорты өчен сөенечле һәм куанычлы вакыйгаларга — күңелле бәйрәм+ вакытына әйләнәчәк. Шулай итеп, хакыйкатьне һәм тынычлыкны яратыгыз“. 20  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Килер бер көн, әле төрле халыклар һәм күп шәһәрләрдә яшәүчеләр киләчәк, 21  һәм бер шәһәрнең халкы бүтән шәһәрнең халкына килеп: „Әйдәгез, әйдәгез! Йәһвәдән илтифат итүен сорарга* һәм Гаскәрләр Иясе Йәһвәне эзләргә барыйк. Без дә барабыз“+,— дип әйтәчәк. 22  Шунда күп халыклар һәм көчле милләтләр Иерусалимга Гаскәрләр Иясе Йәһвәне эзләргә+ һәм Йәһвәдән илтифат итүен үтенеп сорарга* киләчәк“. 23  Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Ул көннәрдә төрле телләрдә сөйләшүче барлык халыклардан булган+ ун кеше бер яһүднең киеменә* килеп тотыначак, ныклап тотыначак та: „Без сезнең белән барабыз,+ чөнки Аллаһы сезнең белән икәнлеген ишеттек“,— дип әйтәчәк“».+

Искәрмәләр

Яки «тугрылык».
Яки «тугры».
Яки «гадел».
Яки «кыю булыгыз».
Яки «Кыю булыгыз».
Яки «һәм мин үкенмәдем».
Яки «Йәһвәнең йөзен йомшартырга».
Яки «Йәһвәнең йөзен йомшартырга».
Яки «киеме итәгенә».

Искәрмәләр

Медиаматериал