Зәкәрия 9:1—17

9  Аллаһының хәбәре: «Йәһвәнең сүзе Һадра́к җиренә каршы юнәлгән,Ул аеруча Дәмәшекъкә төбәлгән.+ (Чөнки Йәһвә адәмнәрнеҺәм Исраилнең бөтен кабиләләрен күздән кичерә.)+  Аның сүзе шулай ук аның белән чиктәш булган Хаматка+Һәм, үтә зирәк+ булсалар да, Тир+ белән Сидонга+ да кагыла.  Тир үзенә камау валы* төзеде. Ул тузандай күп көмеш,Урам пычрагыдай күп алтын туплады.+  Йәһвә исә аның милкен тартып алачак,Гаскәрен диңгезгә ыргытачак.*+ Шәһәрне ут ялмап алачак.+  Ашкело́н, моны күреп, куркуга төшәчәк;Га́за каты газап кичерәчәк,Әкрунны да шул ук хәл көтә, чөнки аның өмете хурлыкка калачак. Га́заның патшасы юк булачак,Ашкелон бөтенләй кешесез калачак.+  Ашдодта чит-ят халык кешеләре* җирләшәчәк,Һәм мин филистилеләр горурлыгын юк итәчәкмен.+  Мин аларның авызыннан — канлы итне,Тешләре арасыннан җирәнгеч нәрсәләрне алып ташлаячакмын. Алардан кем калса, шул Аллаһыныкы булачак. Ул — Яһүдтәге шәех*+ кебек,Әкру́н халкы исә йәвүслеләр шикелле булып китәчәк.+  Мин йортым янында каравыл кебек урнашачакмын,+Һәм берәү дә анда кереп-чыгып йөрмәячәк. Ул җирдән һичнинди күзәтче* бүтән инде үтмәячәк,+Чөнки хәзер минем күзләрем моны* күреп тора.  Кызым Сио́н, чиксез куан! Иерусалим, тантана белән аваз сал! Кара! Синең патшаң сиңа килә.+ Ул тәкъва, ул коткаручы,*Ул басынкы,+ ишәккә утырып килә,Ул ишәккә,* ишәк баласына атланып утырган.+ 10  Мин Ифраимның сугыш арбаларын,Иерусалимның атларын юк итәм. Гаскәриләрнең ук-җәясе тартып алыначак. Ул халыкларга тынычлык игълан итәчәк.+ Аның хакимлеге бер диңгездән икенче диңгезгә,Бөек елгадан* алып җир читенә кадәр җәеләчәк.+ 11  Әй хатын,* сиңа килгәндә, минем белән синең арада төзелгән килешү каны нигезендәМин тоткыннарыңны сусыз чокырдан чыгарачакмын.+ 12  Өметләре булган тоткыннар,+ ныгытмага кайтыгыз. Бүген мин сиңа әйтәм: „Әй хатын, мин сине икеләтә фатихалармын.+ 13  Мин Яһүдне җәяне бөккәндәй бөгәрмен,Ифраимны җәя керешенә салырмын.* Әй Сион, мин синең улларыңны күтәрермен,Греция, синең улларыңа каршы. Сине* мин сугышчы кылычыдай итәрмен“. 14  Йәһвәнең үз халкы белән булуы ап-ачык күренәчәк,Аның угы яшен тизлегедәй очып чыгачак. Аллаһы Тәгалә Йәһвә мөгез кычкыртып,+Көньяк давылыдай һөҗүм итәчәк. 15  Гаскәрләр Иясе Йәһвә аларны яклаячак,Алар дошманнарының пращ* ташларын йотачак, буйсындырачак.+ Алар сөенәчәк, шәраб эчкәндәй шатланып кычкырачак. Алар корбанлык савытларыдай тулачак,Мәзбәх* почмаклары+ шикелле булачак. 16  Ул көнне Аллаһылары Йәһвә аларны —Үз көтүен, үз халкын коткарачак,+Чөнки алар аның җирендә таҗның асылташлары күк ялтырап торачак.+ 17  Аның игелеге шундый бөек!+ Күркәмлеге шундый гаҗәеп! Ашлыктан егетләр гөрләп үсәчәк,Яңа шәрабтан кызлар чәчәк атачак.+

Искәрмәләр

Яки «ныгытма».
Я, бәлки, «диңгездә һәлак итәчәк».
Яки «метислар».
Шәех — кабилә башлыгы.
Яки «залим».
Күрәсең, үз халкының бәлале хәлен.
Яки «иркәк ишәккә».
Яки «җиңүчән; коткарылган».
Ягъни Евфраттан.
Ягъни Сион, яисә Иерусалим.
Күрәсең, Сионга карый.
Ягъни укны җәя керешенә салгандай.
Гадәттә күн каештан ясалган таш ату коралы. Аңа таш салганнар һәм әйләндереп атканнар.
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.

Искәрмәләр

Медиаматериал