Ирмиянең елавы 1:1—22

א [әлиф]* 1  Кайчандыр кеше тулы шәһәр хәзер ялгыз гына утыра!+ Халыклар арасында кайчандыр күпсанлы булса да, хәзер тол хатын булып калды!+ Өлкәләр өстеннән патшабикә булып утырган хатынны кол итеп эшләргә мәҗбүр итәләр!+ ב [бәт]  Ул төнлә үкереп елап утыра,+ яңакларында күз яшьләре кибәргә өлгерми. Аны яратучыларның берсе дә аны юатмый.+ Бар иптәшләре аңа хыянәт итте,+ аның дошманнарына әверелде. ג [гимел]  Яһүд сөргенгә китте,+ ул бәла-каза кичерә һәм кол булып каты эшли.+ Ул башка халыклар арасында яшәргә мәҗбүр,+ тыныч урын таба алмый йөри. Бәла-казасы вакытында бар эзәрлекләүчеләре аны куып җитте. ד [дәлит]  Сионга алып баручы юллар көенә, чөнки беркем дә бәйрәмгә килми.+ Аның бар капкалары җимерек,+ руханилары көрсенеп йөри. Гыйффәтле кызлары* кайгыра, үзе ачы газаплар кичерә. ה [хе]  Аңа каршы торучылар аңа хуҗа булды. Дошманнары борчылусыз яши.+ Чөнки Йәһвә аңа күпсанлы җинаятьләре аркасында кайгы китерде.+ Дошманнар аның балаларын әсирлеккә алып китте.+ ו [вав]  Сио́н* бар мәһабәтлегеннән мәхрүм калды.+ Аның мирзалары, көтүлек тапмаган боланнар сыман,Куып баручылары алдында алҗып баралар. ז [зәйин]  Иерусалим бәла-каза кичергән көннәрендә һәм кешеләр йортсыз яшәгәндә,Үзенең элек булган бар кыйммәтле әйберләрен исенә төшерә.+ Халкы дошман кулына эләккәч, ә үзе ярдәмчесез калгач,+Дошманнары, моны күреп, аның җимерелеп төшүеннән көлде.*+ ח [хет]  Иерусалим бик зур гөнаһ кылды.+ Менә ни өчен ул җирәнгеч нәрсәгә әверелде. Аны ихтирам итүчеләр хәзер аның белән үзләрен чирканыч нәрсә белән тоткандай тоталар, чөнки аның шәрә тәнен күрделәр.+ Ул үзе ыңгыраша, оятыннан читкә борыла.+ ט [тет]  Аның нәҗеслеге итәкләрендә. Ул үз киләчәге турында уйлап та бирмәде.+ Барып төшүе хәтәр булды. Аны юатучы юк. И Йәһвә, бәла-казама күз сал, дошманым эреләнеп йөри бит.+ י [йод] 10  Дошман аның бар байлыкларына кулын сузды.+ Син халыкларга үз халкың белән бергә җыелырга рөхсәт итмәсәң дә,Иерусалим аларның үз изге урынына керүләрен күрде.+ כ [каф] 11  Бар халкы ыңгыраша, икмәк эзли.+ Үлмәс өчен, үзенең кыйммәтле әйберләрен ризыкка алмаштырган. И Йәһвә, кара. Юньсез хатынга* охшаш булып киткәнмен бит! ל [ләмид] 12  Юл буйлап үтеп баручылар, әллә сезнең барыгызга да барыберме? Карагыз, күрегез! Йәһвә үзенең ялкынлы ачу көнендә мине кичерергә мәҗбүр иткән авыртуны Берәр кемнең кичергәне бармы?+ מ [мем] 13  Ул югарыдан сөякләремә ут җибәрде,+ һәрберсен буйсындыра. Аякларым өчен ятьмә җәйде, кире кайтырга мәҗбүр итте. Ул мине ташлап калдырылган хатынга әйләндерде. Көннәр буе авырыйм. נ [нун] 14  Ул җинаятьләремне йөк аскандай муеныма бәйләгән, аларны үз кулы белән бәйләп куйган. Алар муеныма салынган, мин хәлдән тайдым. Йәһвә мине үзем каршы тора алмаган кешеләр кулына бирде.+ ס [сәмих] 15  Йәһвә бар гайрәтле кешеләремне алып китте,+Яшь кешеләремне тар-мар итәр өчен, миңа каршы халык төркемен җыйды.+ Йәһвә Яһүднең гыйффәтле кызын йөзем изгечтә изде.+ ע [әйин] 16  Шуның өчен мин үкереп елыйм да,+ күзләремнән яшьләр ага. Мине юата алган я җанымны яңартып җибәрә алган кешеләр миннән ерак. Улларым тар-мар ителгән, чөнки дошман җиңеп чыкты. פ [пе] 17  Сион үз кулларын суза,+ ә аны юатучы һичкем юк. Йәһвә Ягъкубның тирә-ягындагы бар кешеләргә аның дошманы булып эш итәргә әмер бирде.+ Иерусалим алар өчен чирканыч нәрсәгә әйләнде.+ צ [тсаде] 18  Йәһвә гадел эш итте,+ чөнки мин аның әмерләрен үтәмәдем.+ Бар халыклар, тыңлагыз һәм кичергән авыртуымны күрегез. Гыйффәтле кызларым* һәм яшь кешеләрем әсирлеккә китте.+ ק [коф] 19  Мин үземне яратучыларга дәштем, ләкин алар миңа хыянәт итте.+ Үлмәс өчен ризык эзләгәндә,+Шәһәрдәге руханиларым һәм өлкәннәрем һәлак булды. ר [реш] 20  Кара, и Йәһвә, чөнки мин зур газап кичерәм. Эчем* борчыла. Күкрәгемдә йөрәгем кысыла, чөнки фетнәчел булмаган урыным юк.+ Тышта кылыч һәлак итә,+Өйдә дә үлем сагалап тора. ש [шин] 21  Кешеләр көрсенүемне ишетте, ә юатучы һичкем юк. Бар дошманнарым бәла-казам турында ишетте. Син аны башыма төшердең, шуңа күрә алар шатланып йөри дә.+ Бер көнне син аларга үзең эшләргә вәгъдә иткәнне эшләрсең.+ Ул көн килер, һәм алар минем кебек булыр.+ ת [тау] 22  Аларның бөтен яманлыгына игътибар итсәң иде. Бар җинаятьләрем өчен мине каты җәзалаган кебек,Аларны да каты җәзала.+ Көрсенүләрем хисапсыз күп, йөрәгем сызлый.

Искәрмәләр

1—4 нче бүлекләр — кайгылы җырлар. Алар евр. әлифбасы тәртибендә, ягъни акростих формасында язылган.
Яки «Яшь хатын-кызлары».
Сүзгә-сүз «Кыз Сион».
Яки «төшүенә сөенде».
Бу — Иерусалимга кагылышлы гәүдәләнеш.
Яки «Яшь хатын-кызларым».
Сүзгә-сүз «Эчәкләрем».

Искәрмәләр

Медиаматериал