Ирмиянең елавы 2:1—22

א [әлиф]  Йәһвә кыз Сионны ачу болыты белән каплады! Исраилнең матурлыгын күктән җиргә ыргытты.+ Үзенең ачу көнендә ул үз аяк астын+ исенә төшермәде. ב [бәт] 2  Йәһвә Ягъкубның бар яшәү урыннарын йотты, аларны һич тә кызганмады. Үз ярсуында ул кыз Яһүднең бар ныгытмаларын тар-мар итте.+ Ул патшалыкны+ һәм аның мирзаларын+ хурлыкка калдырып, җиргә чаклы бөгеп төшерде. ג [гимел]  Үзенең ялкынлы ачуында ул Исраилнең бар көчен* юк итте,Дошманнар якынлашып килгәндә, безгә ярдәм итмәде,+Ягъкубка чыккан ачуы бар нәрсәне йотучы ут сыман ялкынланып торды.+ ד [дәлит]  Ул үз җәясен дошман кебек киерде, каршы килүче сыман уң кулын һөҗүмгә әзер тотты.+ Күзләребез өчен кадерле һәркемне үтереп торды.+ Кыз Сионның чатырына+ уттай ялкынланып торган үз ярсуын яудырды.+ ה [хе]  Йәһвә дошманга охшаш булып китте,+Исраилне йотты. Аның бар манараларын йотты,Бар ныгытмаларын җимереп төшерде. Яһүд кызын кайгыга батыра, бертуктаусыз еларга мәҗбүр итә. ו [вав]  Ул үз куышын бакчадагы куышны җимергәндәй җимереп төшерде.+ Үз бәйрәмен бетерде.+ Йәһвә Сионны бәйрәм белән Шимбә көнне онытырга мәҗбүр итте. Көчле ачуы чыгып, ул патша белән руханины кире кага.+ ז [зәйин]  Йәһвә үз мәзбәхен,*Үз изге урынын кире какты.+ Ул Сион ныгытмаларының стеналарын дошман кулына тапшырды.+ Алар Йәһвә йортында бәйрәм вакытындагы кебек кычкырды.+ ח [хет]  Йәһвә кыз Сионның стеналарын җимерергә булды.+ Үлчәү бавын сузды.+ Кулын читкә бормады һәм җимерде. Ул камау валы белән стенаны кайгыга батырды. Алар бергәләп хәлсез калды. ט [тет]  Аның капкалары җиргә иңгән.+ Ул аның бикләрен җимерде һәм сындырды. Аның патшасы һәм мирзалары халыклар арасында йөри.+ Канун* үтәлми, хәтта пәйгамбәрләре дә Йәһвәдән күренешләр алмый.+ י [йод] 10  Кыз Сионның өлкәннәре җирдә дәшмичә утыра.+ Алар, матәм киеме киеп, башларына тузан сибә.+ Иерусалимның гыйффәтле кызлары үз башларын җиргә игән. כ [каф] 11  Яшьләр түгә-түгә күзләрем алҗып бетте.+ Эчем борчыла.* Минем халкым — кызым* бәреп төшерелгән,+ балалар белән сабыйлар шәһәрнең мәйданнарында аңсыз ята,+Шуңа күрә бавырым җиргә агып төшә. ל [ләмид] 12  Алар үз әниләреннән: «Икмәк белән шәраб кайда?» — дип сорый,+Яраланган кеше сыман шәһәр мәйданнарында аңсыз ята,Җаннары әниләренең кулларында сүрелә. מ [мем] 13  Мин шаһитлек итеп нәрсә кулланыйм? И кызым Иерусалим, сине кемгә охшатыйм? И гыйффәтле кызым Сион, сине юатыр өчен, нәрсә белән сине чагыштырыйм? Яраң диңгездәй зур.+ Сине кем савыктыра алыр?+ נ [нун] 14  Пәйгамбәрләреңнең үзеңә сөйләгән күренешләре ялган һәм буш иде,+Алар гөнаһыңны фаш итмәде һәм шулай итеп сине әсирлеккә төшүдән сакламады,+Алар ялган һәм сине юлдан яздыручы күренешләр күрде.+ ס [сәмих] 15  Юл буйлап үтеп баручы һәркем сине күргәч, мыскыллап кул чаба.+ Алар гаҗәпләнеп сызгырып куя,+ кыз Иерусалимга карап башларын чайкый һәм болай ди: «„Матурлыгы камил, бөтен җирнең шатлыгы“,— дип шушы шәһәр турында әйтәләр идемени?»+ פ [пе] 16  Сине күреп, бар дошманнарың авызларын ачты. Алар сызгырып куйды һәм тешләрен шыкырдатып: «Без аны йоттык.+ Нәкъ шушы көнне без көттек!+ Ул килде! Без аны күрдек!»+ — ди. ע [әйин] 17  Йәһвә үзенең ниятләгәнен башкарды,+ үз сүзләрен,+Үзе күптән боерганны үтәде.+ Ул тар-мар итте, һич тә кызганмады.+ Ул дошманга сине җиңеп, шатланырга рөхсәт итте, дошманнарыңның көчен* югарылады. צ [тсаде] 18  Кешеләрнең йөрәкләре Йәһвәгә ялвара, и кыз Сионның стенасы. Күз яшьләре көне-төне ташкындай агып торсын. Үзеңә дә, күзләреңә дә ял бирмә. ק [коф] 19  Күтәрел! Төнлә, иртәнге сәгатьләрдә үкереп ела. Йәһвә йөзе алдында күңелеңне су түккәндәй бушат. Ачлыктан һәр урам почмагында аңсыз ятучыҮз балаларыңның җаннары өчен үтенеп аңа таба кулларыңны суз.+ ר [реш] 20  И Йәһвә, каты җәзаңа дучар булган халкыңа күз сал һәм кара. Хатын-кызлар үз токымнарын, үзләре тудырган таза сабыйларын ашарга тиешмени?+ Руханилар белән пәйгамбәрләр Йәһвәнең изге урынында үтерелергә тиешмени?+ ש [шин] 21  Малайлар белән картларның гәүдәләре урамнарда җирдә ята.+ Гыйффәтле кызларым* белән егетләрем кылычтан һәлак булды.+ Син аларны ачу көнеңдә үтердең, суйдың, һич тә кызганмадың.+ ת [тау] 22  Син бар яклардан дәһшәтләрне бәйрәмгә җыйгандай+ җыясың. Йәһвәнең ярсу көнендә беркем дә кача алмас һәм беркем дә исән калмас.+ Тудырып* тәрбияләгән балаларымны дошманым юк итте.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «һәр мөгезен».
Мәзбәх — корбан китерү өчен махсус корылма. Сүзлекне к.
Яки «Күрсәтмә».
Шигъри гәүдәләнеш. Бәлки, жәлләү я кызгану хисен белдерә.
Сүзгә-сүз «Эчәкләрем борчыла».
Сүзгә-сүз «мөгезен».
Яки «Яшь хатын-кызларым».
Яки «Таза килеш тудырып».

Искәрмәләр

Медиаматериал