Ирмиянең елавы 3:1—66
א [әлиф]
3 Мин — аның ярсу таягыннан кайгы-хәсрәт күргән кеше.
2 Ул мине куып чыгарды һәм яктылыкта түгел, ә караңгылыкта йөрергә мәҗбүр итә.+
3 Көнозын ул миңа каршы үз кулын күтәрә.+
ב [бәт]
4 Ул тәнемне хәлсез калдырды, минем тиремне ертып ташлады,Сөякләремне сындырды.
5 Ул мине камап алды, зәһәр агу белән,+ михнәт белән уратып алды.
6 Ул мине күптән үлгән кешене сыман караңгы урыннарда яшәргә мәҗбүр итте.
ג [гимел]
7 Мине стена белән уратып алды, шуңа күрә кача алмыйм.
Миңа авыр бакыр богаулар салды.+
8 Мин өметсезлеккә бирелеп, ярдәм сорап ялварганда, ул догамны кире кага.*+
9 Ул сукмакларымны юнылган ташлар белән каплады,Юлларымны кәкре итте.+
ד [дәлит]
10 Аю сыман мине сагалап тора, арыслан шикелле яшерен урыннан һөҗүм итәргә тора.+
11 Ул мине юлдан этеп чыгарды, ботарлап ташлады,*Мине буш калдырды.+
12 Ул җәясен киергән, үз укларын миңа төзи.
ה [хе]
13 Ул ук савытыннан уклар* алып, бөерләремә чәнчеде.
14 Бар халыклар алдында көлкегә калдым, мине мәсхәрә итеп көне буе минем турында җырлар җырлыйлар.
15 Ул мине ачы кайгы белән тутырды, әрем эчертте.+
ו [вав]
16 Ул тешләремне чуерташ белән вата,Көлдә аунарга мәҗбүр итә.+
17 Син җанымны тынычлыктан мәхрүм иттең, яхшылыкның нәрсә икәнен оныттым.
18 Шуңа күрә мин: «Даным очты, Йәһвәгә өмет чаткысы сүнде»,— дип әйтәм.
ז [зәйин]
19 Кайгы-хәсрәтемне һәм йортсыз йөрүемне,+ әрем белән зәһәр агуны исеңә төшер.+
20 Җаның, һичшиксез, искә төшерер һәм минем өстемә иелер.+
21 Мин моны үз күңелемдә искә төшерәм, шуңа күрә мин сине сабырлык белән көтәрмен.+
ח [хет]
22 Йәһвәнең тугры мәхәббәте аркасында без юкка чыкмадык,+Аның шәфкате мәңгелек бит.+
23 Аның шәфкате һәр иртә яңарып тора.+ Синең тугрылыгың мул.+
24 Җаным болай ди: «Йәһвә — минем өлешем,+ шуңа күрә мин аны сабырлык белән көтәрмен».+
ט [тет]
25 Аллаһыга өметләнүче, аны эзләп торучы җанга+ карата Йәһвә игелекле.+
26 Йәһвә бирәчәк коткаруны+ дәшмичә* көтү — яхшы нәрсә.+
27 Кеше яшьлек чагында үз камытын киеп йөрсә, бу яхшы нәрсә.+
י [йод]
28 Аллаһы аңа бу камытны кидергәндә, ул ялгыз, дәшмичә утырсын.+
29 Ул тулысынча буйсынсын һәм йөзен туфракка батырсын,+ бәлки, өмет калгандыр әле.+
30 Сугучы кешегә үз яңагын куйсын, мәсхәрәләүне тулысынча татысын.
כ [каф]
31 Йәһвә бит безне озакка кире какмас.+
32 Ул кайгы китерсә дә, үзенең тугры мәхәббәте аркасында шәфкать тә күрсәтер.+
33 Аның күңелендә бит адәм балаларына бәла-каза я кайгы китерү теләге юк.+
ל [ләмид]
34 Җир йөзендәге бар төрмәләрдә утыручылар тапталганда,+
35 Кеше Аллаһы Тәгалә алдында гаделлектән мәхрүм ителгәндә,+
36 Кешенең хөкем эше каралганда, гаделсезлекнең хөкем сөрүенә Йәһвә түзеп тормый.
מ [мем]
37 Йәһвә үтәргә әмер бирмәсә, кем әйтеп тә, үз сүзен үти алыр?
38 Аллаһы Тәгалә авызыннанБерьюлы яхшы нәрсә белән начар нәрсә чыкмый.
39 Ник кеше үз гөнаһының нәтиҗәләреннән зарлана?+
נ [нун]
40 Үз юлларыбызны тикшерик һәм аларны күзәтеп торыйк,+ Йәһвәгә кайтыйк.+
41 Кулларыбызны күкләрдәге Аллаһыга таба күтәреп, ихлас күңелдән болай дип әйтик:+
42 «Без җинаять кылдык һәм сиңа каршы фетнә күтәрдек.+ Син безне кичермәдең.+
ס [сәмих]
43 Син үзеңә якынлашу юлын ачуың белән капладың.+
Син безне эзәрлекләдең һәм үтердең, һич тә кызганмадың.+
44 Син үзеңне болыт белән капладың, шуңа күрә догабыз сиңа барып җитә алмый.+
45 Син безне халыклар арасында чүп-чар һәм калдык-постык иттең».
פ [пе]
46 Бар дошманнарыбыз безне йотар өчен авызларын ачты.+
47 Безнең өлешебез — дәһшәт һәм тозаклар,+ бушлык һәм яралар.+
48 Халкымның ярасы аркасында күзләремнән яшьләр ташкын булып агып чыга.+
ע [әйин]
49 Күзләрем бертуктаусыз, ял итмичә елый.+
50 Йәһвә күктән карап күргәнче, бу хәл үзгәрмәс.+
51 Шәһәремнең бар кызларын күреп, җаным өзгәләнә.+
צ [тсаде]
52 Сәбәп булмаса да, дошманнарым мине кошны аулагандай аулады.
53 Алар чокырда тормышымны харап итте, миңа ташлар атып торды.
54 Сулар баш очымнан да югарырак күтәрелде, һәм мин: «Беттем, харап булдым!» — дидем.
ק [коф]
55 И Йәһвә, чокыр тирәнлекләреннән мин исемеңне чакырдым.+
56 Тавышымны ишет, мин ярдәм һәм коткару сорап ялварганда, колакларыңны томалама.
57 Мин сиңа ялварган көнне, син миңа якынлаштың һәм: «Курыкма»,— дидең.
ר [реш]
58 Син мине судта* якладың, и Йәһвә, тормышымны йолып алдың.+
59 И Йәһвә, син миңа явызлык кылуларын күреп тордың. Зинһар, миңа гаделлек күрсәт.+
60 Син аларның үч алуларын, миңа каршы корган бар явыз ниятләрен күрдең.
ש [син] яки [шин]
61 И Йәһвә, син аларның миннән мыскыллап көлүләрен, миңа каршы корган бар явыз ниятләрен,+
62 Миңа каршы килүчеләрнең сүзләрен һәм көнозын пышылдашып йөргәннәрен ишеттең.
63 Аларга күз сал. Утырганда да, басып торганда да алар җырлар җырлап миннән мыскыллап көлә!
ת [тау]
64 И Йәһвә, син аларга эшләренә карап кайтарырсың.
65 Син аларга каты күңелле булырга рөхсәт итеп, аларны каһәрләрсең.
66 Йәһвә, ачуың чыгып, син аларны эзәрлекләрсең һәм күкләр астыннан юк итәрсең.
Искәрмәләр
^ Яки «догама киртә куя, аны үткәрми».
^ Я, бәлки, «булдыксыз итте».
^ Сүзгә-сүз «угыллар».
^ Яки «сабырлык белән».
^ Яки «җанымның суд эшләрен».