Ирмиянең елавы 4:1—22

א [әлиф] 4  Ялтырый торган алтынның, саф алтынның ялтыравыгы беткән!+ Изге ташлар+ һәр урам почмагында таралып ята!+ ב [бәт]  Ә чистартылган алтынга тиң булган Сионның кадерле уллары Чүлмәкче куллары ясаган балчык савытларга тиң булып китте! ג [гимел]  Хәтта шакаллар үз балаларын имчәк биреп имезә,Ә кызым — халкым чүлдәге тәвә кошыдай+ мәрхәмәтсез булып китте.+ ד [дәлит]  Сусау аркасында сабыйның теле аңкавына ябыша. Балалар икмәк сорый,+ ләкин аларга беркем дә бирми.+ ה [хе]  Тәмле ризык ашарга ияләшкән кешеләр урамнарда ачтан үлеп* ята.+ Җете кызыл төсле киемнәр киеп үскән кешеләр+ көл өемнәрен кочаклап ята. ו [вав]  Сәдү́м үз гөнаһы өчен бер мизгелдә җимерелгән булган, аңа ярдәм кулы һичкем сузмаган.+ Ә кызымның — халкымның җәзасы* Сәдүм җәзасыннан да катырак.+ ז [зәйин]  Сионның нәзирләре+ кардан да чистарак, сөттән дә аграк иде,Алсулыклары мәрҗәннәрдән дә матуррак иде, үзләре сапфирдай ялтырап тора иде. ח [хет]  Ә хәзер аларның тышкы кыяфәте корымнан да карарак. Аларны урамнарда танымыйлар. Сөякләрендәге тиреләре җыерылды,+ коры агачка охшаш булып калды. ט [тет]  Кылычтан һәлак булганнарга ачлыктан үлгәннәргә караганда яхшырак,+Чөнки ачлыктан үлгәннәр кырдагы ризык җитмәгәнгә кылыч белән чәнчелгән кешедәй кибә. י [йод] 10  Кызганучан булган хатын-кызлар үз куллары белән үз балаларын пешерде.+ Кызымның — халкымның һәлакәте вакытында балалар ризык булып китте.+ כ [каф] 11  Йәһвә үз ярсуын белдерде,Үзенең ялкынлы ачуын яудырды.+ Ул Сионга ут төртә, һәм шул ут Сионның нигезләрен йота.+ ל [ләмид] 12  Җирдәге патшалар һәм уңдырышлы җирдә бар яшәүчеләрИерусалим капкалары аша дошманның һәм каршы килүчеләрнең керәчәгенә ышанмаган иде.+ מ [мем] 13  Бу хәл шәһәр пәйгамбәрләренең гөнаһлары һәм руханиларының җинаятьләре аркасында булды,+Алар анда тәкъва кешеләрнең канын койды.+ נ [нун] 14  Алар сукыр кешедәй урамнарда адашып йөрде,+Үзләрен кан белән нәҗесләде,+Шуңа күрә киемнәренә һичкем кагыла алмый. ס [сәмих] 15  Кешеләр аларга: «Китегез моннан! Нәҗесләр! Китегез моннан! Китегез моннан! Безгә кагылмагыз!» — дип кычкыралар. Пәйгамбәрләр белән руханилар йортсыз калды һәм адашып йөри. Төрле халык кешеләре: «Алар безнең белән монда яши алмый»*,— диде.+ פ [пе] 16  Йәһвә үзе аларны таратты.+ Ул аларга илтифат белән бүтән карамас. Кешеләр руханиларга ихтирам күрсәтмәс,+ өлкәннәргә карата илтифатлы булмас.+ ע [әйин] 17  Без юкка гына ярдәм эзләгәнгә, күзләребез талып бетте.+ Без үзебезне коткара алмаган халыкка карап тордык һәм ярдәмне аннан эзләдек.+ צ [тсаде] 18  Алар безне һәр урында аулап йөрде,+ шуңа күрә шәһәр мәйданында йөри алмадык. Ахырыбыз якынлашты, гомеребез тәмамланды, чөнки ахырыбыз килде. ק [коф] 19  Эзәрлекләүчеләребез күктәге бөркетләрдән дә җитезрәк иде.+ Алар безне тауларда куа барды, безне чүлдә сагалап торды. ר [реш] 20  Йәһвәнең майланган заты+ — борын тишекләребездәге сулыш — кулга алынып, аларның зур чокырларына ыргытылган.+ Аның турында без болай дия идек: «Аның күләгәсендә без халыклар арасында яшәрбез». ש [син] 21  Сөен һәм куан, и Ус җирендә яшәүче Эдо́м кызы.+ Ләкин сиңа да касә тапшырылыр.+ Син исерерсең, һәм шәрәлегең ачылыр.+ ת [тау] 22  И кыз Сио́н, гөнаһың өчен җәза тәмамланды. Ул сине кабат сөргенгә алып китмәс.+ Ә синең гөнаһыңа, и Эдом кызы, Аллаһы игътибар итәр. Ул гөнаһларыңны ачыклар.+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «ялгыз».
Сүзгә-сүз «гөнаһы».
Яки «чит ил кешесе булып яши алмый».

Искәрмәләр

Медиаматериал