Ирмиянең елавы 5:1—22

5  И Йәһвә, башыбызга нинди бәла төшкәнен исеңә төшер. Күз сал һәм хурлыгыбызга игътибар ит.+  Мирасыбыз — чит кешеләргә, йортларыбыз чит ил кешеләренә бирелгән.+  Без әтиләре булмаган ятимнәр булып калдык. Әниләребез тол хатыннарга охшаш.+  Без суыбызны эчәр өчен түләргә тиеш,+ безгә утыннарыбызны сатып алырга туры килә.  Эзәрлекләүчеләр безне менә-менә тотар. Без алҗып беттек, ләкин безгә ял итәргә бирмиләр.+  Җитәрлек икмәк булсын өчен без Мисыр+ белән Ассириягә+ таяндык.  Гөнаһ кылган ата-бабаларыбыз инде юк, ә алар кылган гөнаһларның нәтиҗәләрен без татып яшәргә тиеш.  Өстебездән хезмәтчеләр идарә итә. Аларның кулларыннан безне беркем дә тартып ала алмый.  Чүлдә безгә кылыч янаганга, без икмәгебез булсын дип җаныбызны куркыныч астына куябыз.+ 10  Каты ачлыктан тәнебезнең тиресе мич сыман кызды.+ 11  Алар Сионда — хатын-кызларны, Яһүд шәһәрләрендә гыйффәтле кызларны кимсетте.*+ 12  Мирзаларны кулларыннан асып куйдылар.+ Өлкәннәрне ихтирам итмәделәр.+ 13  Яшь кешеләр кул тегермәне күтәреп йөри, малайлар авыр утын күтәреп барганда абына. 14  Өлкәннәр шәһәр капкалары янында утырмый.+ Яшь кешеләр үз көйләрен уйнамый.+ 15  Йөрәгебез инде шатланмый, биюләребезне кайгы алмаштырды.+ 16  Башыбыздагы таҗ барып төште. Кайгы безгә, чөнки без гөнаһ кылдык! 17  Моның аркасында йөрәгебез сызлый,+Күзләребез тоныкланды.+ 18  Без андый хәлгә ташландык хәлдә ятучы Сио́н тавы аркасында калдык.+ Хәзер анда төлкеләр йөри. 19  Ә син, и Йәһвә, тәхетеңдә мәңге утырырсың. Синең тәхетең буыннан-буынга торыр.+ 20  Ни өчен соң син безне мәңгегә оныттың һәм озакка ташлап калдырдың?+ 21  Безне үзеңә кире кайтар, и Йәһвә, без ашыгып сиңа кайтырбыз.+ Барысы да элеккечә булсын.+ 22  Ләкин син безне бөтенләй кире кактың. Син әле дә безгә каты ачуланып торасың.+

Искәрмәләр

Яки «көчләде».

Искәрмәләр

Медиаматериал