Ирмия 12:1—17

12  И тәкъва Аллаһы Йәһвә, мин сиңа шикаять белән,Хөкем эшләре белән мөрәҗәгать иткәндә, син һәрвакыт гадел эш итәсең.+ Ни өчен соң явызларның юллары уңышлы,+Ни өчен мәкерлеләр борчылусыз яши?  Син аларны утырттың, һәм алар тамыр җәйде. Алар үсеп уңыш китерде. Син аларның телләрендә генә, ә күңелләрендә* син юк.+  Ә мине, и Йәһвә, син яхшы беләсең+ һәм күреп торасың,Син йөрәгемне тикшереп чыктың һәм аны үзеңә тугры дип таптың.+ Аларны суеласы сарыкларны сайлагандай сайлап,Үтерелү көненә аерып куй.  Кайчанга хәтле җир корыган хәлдә калыр,Һәр кырдагы үсемлекләр кибеп ятар?+ Бу җирдә яшәүчеләрнең явызлыгы аркасында, Хайваннар белән кошлар юкка чыкты. Шул кешеләр: «Ул безнең белән нәрсә буласын күрми»,— диде.  Син җәяүлеләр белән йөгереп талчыгып беттең,Алайса атлар белән ничек ярышырсың?+ Син тынычлык җирендә имин яшәп ятасың,Алайса Үрдү́н буйлап үскән куе куаклыкларда нишләрсең?  Чөнки хәтта бертуганнарың, атаң йорты Синең белән мәкерле эш итте.+ Алар сиңа акырды. Сиңа игелекле сүзләр әйтсәләр дә,Аларга ышанма.  «Мин йортымны калдырып,+ мирасымны ташлап киттем.+ Мин сөеклемне* үз дошманнары кулына бирдем.+  Мирасым минем өчен урмандагы арыслан шикелле булып китте. Ул миңа үкерде. Шуңа күрә мин аны нәфрәт итә башладым.  Мирасым минем өчен чуар төстәге ерткыч кош сыман. Аны башка ерткыч кошлар чолгап ала һәм аңа һөҗүм итә.+ Кырдагы бар хайваннар, килегез, бергә җыелыгыз,Ашарга килегез.+ 10  Көтүчеләр күпләп килеп йөзем бакчамны тар-мар итте.+ Алар җир биләмәмне таптап бетерде.+ Кадерле җир биләмәмне буш чүлгә әйләндерде. 11  Ул ташландык җиргә әйләнде,Кибеп бетте.* Минем алдымда буш җир булып ята.+ Бөтен бу җирне ташландык хәлдә калдырганнар,Әмма беркем моның турында уйлап та бирми.+ 12  Чүлдәге бар тапталган сукмаклар буйлап тар-мар итүчеләр килде,Чөнки Йәһвәнең кылычы кешеләрне җирнең бер чигеннән алып икенчесенә кадәр һәлак итә.+ Һичкемгә тынычлык юк. 13  Алар бодай чәчте, ә чәнечкеле үсемлекләр урды.+ Алар эшли-эшли алҗып бетте, ә файдасы юк. Алар Йәһвәнең көйдергеч ачуы аркасындаҮз уңышларын җыеп оятка калыр». 14  Йәһвә болай ди: «Мин халкыма — Исраилгә — үзем биргән мираска кул сузучы бар явыз күршеләремне+ үз җирләреннән йолкып чыгарырмын.+ Мин шулай ук Яһүд йортын аларның араларыннан тамыры белән чыгарырмын. 15  Әмма йолкып чыгаргач, мин аларга кабат шәфкать күрсәтермен һәм аларның һәрберсен үз мирасына һәм үз җиренә кире кайтарырмын». 16  «Әгәр дә алар халкымның юлларына өйрәнсә һәм, үзләре халкымны Бага́л белән ант итәргә өйрәткәнчә, „Йәһвә белән ант итәм!“ — дип, минем исемем белән ант итәргә өйрәнсә, ул чакта аларга минем халкым арасында урын бирелер. 17  Әмма берәр халыкның буйсынасы килмәсә, мин аны да йолкып чыгарырмын, тамырын корытырмын һәм юк итәрмен»,— дип әйтә Йәһвә.+

Искәрмәләр

Яки «иң тирән хис-тойгыларында». Сүзгә-сүз «бөерләрендә».
Яки «җаным өзелеп яратканны».
Я, бәлки, «Хәсрәткә батты».

Искәрмәләр

Медиаматериал