Ирмия 14:1—22
14 Йәһвәнең Ирмиягә корылык хакында җиткергән сүзе:+
2 Яһүд кайгы-хәсрәт кичерә,+ аның капкалары җимерелеп беткән.
Алар боегып җиргә иелгән,Иерусалимнан елау тавышы күтәрелә.
3 Хуҗалар үз хезмәтчеләрен су артыннан җибәрә.
Алар су чокырлары* янына килә, ләкин су тапмый.
Буш савытлары белән кайта.
Алар оятка калып, өметләре өзелеп,Үз башларын каплый.
4 Игенчеләрне курку чолгап алды, башлары капланган,Чөнки яңгыр булмаганлыктан,+Җир кибеп яргаланган.
5 Чирәм булмаганлыктан,Хәтта болан үзенең яңа туган баласын кырда ташлап китә.
6 Кыргый ишәкләр пеләш калкулыкларда басып тора.
Алар шакаллар сыман авыр сулый.
Үсемлекләр эзли-эзли күзләре талган.+
7 Гөнаһларыбыз үзебезгә каршы шаһитлек бирсә дә,И Йәһвә, үз исемең хакына эш ит.+
Тугрылыксыз эшләребез күпсанлы.+
Гөнаһыбыз сиңа каршы булды.
8 И Исраи́л өмете, кайгы-хәсрәт чагында аның Коткаручысы,+Нигә син үзеңне бу җирдә чит кеше кебек,Кунар өчен генә тукталган сәяхәтче шикелле тотасың?
9 Нигә син үзеңне аптырашта калган кеше сыман,Коткара алмаган гайрәтле кеше шикелле тотасың?
Син бит безнең арабызда, и Йәһвә,+Һәм без синең исемең белән аталган.+
Безне ташлама.
10 Бу халык турында Йәһвә болай ди: «Алар адашып йөрергә ярата.+ Алар үз аякларын тыймый.+ Шуңа күрә алар Йәһвәгә шатлык китерми.+ Хәзер ул аларны, җинаятьләрен искә төшереп, гөнаһлары өчен җавапка тартыр».+
11 Аннары Йәһвә миңа болай диде: «Бу халыкка игелек сорап дога кылма.+
12 Алар ураза тотканда, мин ялваруларын ишетмим.+ Алар тулаем яндыру корбаннары һәм икмәк бүләкләре китерә, ләкин алар мине сөендерми.+ Мин кылыч, ачлык һәм үләт җибәреп, аларны һәлак итәрмен».+
13 Моңа мин болай дидем: «И-их, Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Пәйгамбәрләр бит аларга: „Сез кылыч күрмәссез, ачлык та сезгә килмәс. Мин, Аллаһы, сезгә бу урында чын тынычлык бирермен“,— диеп тора».+
14 Шунда Йәһвә миңа болай диде: «Пәйгамбәрләр минем исемем белән ялганны пәйгамбәрлек итә.+ Мин аларны җибәрмәдем, аларга бернәрсә дә кушмадым һәм әйтмәдем.+ Алар сезгә ялган күренешләрне, күрәзәлек кылып белгән буш нәрсәләрне һәм үз йөрәкләренең хәйләләрен пәйгамбәрлек итеп сөйли.+
15 Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Бу пәйгамбәрләр, мин аларны җибәрмәсәм дә, минем исемемнән пәйгамбәрлек итә һәм бу җирдә сугыш та, ачлык та булмас дип әйтә. Алар кылычтан һәм ачлыктан һәлак булыр.+
16 Аларның пәйгамбәрлекләрен тыңлап йөргән кешеләр дә ачлыктан һәм кылычтан һәлак булып, Иерусалим урамнарында ятып калыр. Аларны — үзләрен, хатыннарын, улларын һәм кызларын — җирләр кеше булмас,+ чөнки мин аларны үзләренә тиешле бәлагә дучар итәрмен“.+
17 Аларга мондый сүзләр җиткер:
„Күз яшьләрем туктамыйча, көне-төне елгадай аксын.+
Чөнки гыйффәтле кызымны — халкымны — тулысынча тар-мар иттеләр,+Аңа сугып тирән яра салдылар.
18 Кырга чыксам,Кылычтан һәлак булганнарны күрәм!+
Шәһәргә керсәм,Кешеләр ачлыктан кичергән чирләрне күрәм!+
Чөнки пәйгамбәр дә, рухани да үзләренә таныш булмаган җирдә адашып йөри“».+
19 И Аллаһы, әллә син Яһүдне бөтенләй кире кактыңмы, әллә Сионны җаның сөймиме?+
Нигә безгә савыга алмаслык итеп суктың?+
Тынычлыкка өметләндек, ләкин бер яхшылык та килмәде,Савыгу вакыты килер дип өметләндек, ләкин хәвеф-хәтәр генә күрдек!+
20 И Йәһвә, үзебез кылган явызлыкныҺәм ата-бабаларыбызның җинаятен таныйбыз.
Без бит сиңа каршы гөнаһ кылдык.+
21 Үз исемең хакына безне кире какма,+Данлыклы тәхетеңне ким күрмә.
Үзебез белән төзегән килешүеңне искә төшер һәм аны өзмә.+
22 Берәр файдасыз пот яңгыр бирә аламы соң?
Хәтта күкләр дә бит үзеннән-үзе яңгыр койдыра алмый.
Тик син генә, и Йәһвә Аллаһыбыз, моны булдыра аласың!+
Без сиңа өмет баглыйбыз,Син генә моның барысын эшлисең бит.
Искәрмәләр
^ Яки «су саклау урыннары».