Ирмия 19:1—15

19  Йәһвә болай дип әйтте: «Бар һәм чүлмәкчедән балчык чүлмәк сатып ал.+ Үзең белән халыкның берничә өлкәнен һәм берничә җитәкче руханины ал да  Чүлмәкче капкасы каршында урнашкан Һинно́м улы үзәненә+ бар. Мин сиңа әйткән сүзләрне шунда игълан ит:  „Яһүд патшалары һәм Иерусалимда яшәүчеләр, Йәһвә сүзен тыңлагыз. Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраи́л Аллаһысы болай ди: „Мин бу урынга бәла китерергә җыенам, аның турында ишеткән һәркемнең колаклары үрә торыр.*  Алар бит мине калдырып китте+ һәм бу урынны танымаслык итте.+ Алар бу урында үзләренә дә, ата-бабаларына да, Яһүд патшаларына да таныш булмаган башка илаһларга корбаннар китерә, алар бу урынны гаепсез кешеләрнең каны белән тутырды.+  Алар үз улларын Багалга тулаем яндыру корбаннары итеп утта яндырыр өчен Бага́л биеклекләрен төзи.+ Мин моны эшләргә кушмадым, моның турында әйтмәдем, һәм бу һичкайчан хәтта уема* да килмәде“.+  „Шуңа күрә шундый көннәр якынлаша ки,— ди Йәһвә,— бу урын инде Тофе́т яки Һинном улы үзәне дип түгел, ә Сую үзәне дип аталыр.+  Мин бу урында Яһүд белән Иерусалимның ниятләрен бозармын, аларны дошман кылычы белән һәм җаннарын алырга теләүчеләрнең кулы белән юк итәрмен. Мин аларның мәетләрен күкләрдәге кошларга һәм җирдәге хайваннарга ризык итеп бирермен.+  Мин бу шәһәрне коточкыч нәрсә итәрмен һәм мәсхәрәгә калдырырмын.* Аның аша үтеп баручы һәркем өчен ул дәһшәтле нәрсә булыр һәм ул, аның бөтен бәла-казасын күреп, сызгырып куяр.+  Мин аларны үз уллары белән кызларының итен ашарга мәҗбүр итәрмен. Дошманнары һәм аларның җаннарын алырга теләүчеләр аларны уратып алгач, аларның һәрберсе камалышта булганга һәм чарасыз калганга, үз якынының итен ашар“.+ 10  „Шунда үзең белән барган кешеләрнең күз алдында чүлмәкне бәреп челпәрәмә китер 11  һәм аларга әйт: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Берәрсе чүлмәкченең чүлмәген ваткач, аны төзәтеп булмаган кебек, мин дә бу халыкны һәм бу шәһәрне төзәтелмәслек итеп челпәрәмә китерермен. Алар мәетләрне Тофетта, анда җирләр өчен урын беткәнче, җирләр“.+ 12  „Мин моны бу урынга һәм анда яшәүчеләргә эшләп, бу шәһәрне Тофетка охшаш итәрмен,— дип әйтә Йәһвә.— 13  Иерусалим йортлары һәм Яһүд патшаларының йортлары Тофеттай шакшы булып китәр.+ Алар бит шул йортларның түбәләрендә бөтен күкләр гаскәренә корбаннар китерде+ һәм үз илаһларына шәраб бүләкләре агызды“».+ 14  Ирмия́ Тофеттан — Йәһвә үзен пәйгамбәрлек итәргә җибәргән урыннан кайткач, Йәһвә йортының ишегалдына чыкты да бөтен халыкка болай диде: 15  «Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәргә һәм аның янындагы шәһәрләргә үзем әйткән бәлане җибәрермен, чөнки алар үҗәтләнеп минем сүзләремә буйсынмады“».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «чыңлар».
Сүзгә-сүз «йөрәгемә».
Сүзгә-сүз «аңа карап сызгырырлар».

Искәрмәләр

Медиаматериал