Ирмия 20:1—18

20  Ирмиянең бу сүзләрне пәйгамбәрлек итүен Имме́р улы Фәшху́р рухани тыңлап торды. Фәшхур шулай ук Йәһвә йортында баш җитәкче иде.  Ул Ирмия́ пәйгамбәргә сукты һәм аны Йәһвә йортындагы Биньяминның югары капкасында торган агач богауга утыртты.+  Әмма киләсе көнне Фәшхур Ирмияне богаудан азат иткәч, Ирмия аңа болай диде: «Йәһвә сиңа Фәшхур түгел, ә Магормиссаби́б*+ дигән исем бирде.  Йәһвә болай дип әйтә: „Мин сине үзең өчен дә, бар дусларың өчен дә коточкыч нәрсә итәрмен. Алар үз дошманнарының кылычыннан һәлак булыр һәм син моны күреп торырсың.+ Ә бөтен Яһүдне мин Бабы́л патшасы кулына бирермен, һәм ул аларны Бабылга әсирлеккә алып китеп, кылычтан кичерер.+  Мин бу шәһәрнең бар байлыгын, бар милкен, бар кыйммәтле әйберләрен һәм Яһүд патшаларының бар хәзинәләрен дошманнары кулына бирермен.+ Дошманнар боларның барысын талап үзенеке итәр һәм Бабылга алып китәр.+  Син исә, Фәшхур, йортыңда бар яшәүчеләр белән әсирлеккә китәрсең. Бабылга китеп, анда үләрсең. Анда сине бар дусларың белән бергә җирләрләр, чөнки син аларга ялганны пәйгамбәрлек иттең“».+  И Йәһвә, син мине алдадың, һәм мин алдандым. Син үзеңне миннән көчлерәк итеп күрсәттең һәм мине җиңдең.+ Миннән көне буе көләләр,Һәркем мине мыскыл итә.+  Сүзеңне аларга җиткергәндә, миңа һәрвакыт: «Җәбер-золым һәм һәлакәт!» — дип кычкырып игълан итәргә туры килә. Йәһвә сүзе өчен мине көне буе хурлыйлар һәм мыскыллыйлар.+  Шуңа күрә мин: «Аны телгә алмам,Аның исеменнән бүтән сөйләмәм»,— дидем.+ Ләкин аның сүзе минем йөрәгемдә ялкынланып яна торган ут сыман, сөякләрем эчендә ялкын шикелле булды. Аны үземдә тотып арып беттем. Мин моңа бүтән түзә алмадым.+ 10  Мин күп яман хәбәрләр ишеттем. Дәһшәт мине чолгап алды.+ «Аны гаеплик. Әйдәгез, гаеплик аны!» Миңа иминлек теләүче һәркем егылуымны көтә:+ «Бәлки, ул берәр акылсыз хата ясар,Һәм без җиңеп, аңардан үч алырбыз». 11  Әмма Йәһвә минем белән батыр гаскәри кебек булды.+ Шуңа күрә эзәрлекләүчеләрем абыныр һәм җиңмәс.+ Уңышлы булмаганга, алар зур оятка калыр. Аларның хур булулары мәңге онытылмас.+ 12  Әмма син, и Гаскәрләр Иясе Йәһвә, тәкъва кешене тикшерәсең. Яшерен уйларны* һәм күңелне күрәсең.+ Алардан үч алуыңны күрергә рөхсәт ит,+Мин бит үз хөкем эшемне сиңа тапшырдым.+ 13  Йәһвәгә җырлагыз! Йәһвәне мактагыз! Ул бит ярлыны явызлык кылучыларның кулыннан азат итте. 14  Туган көнем каһәрле булсын! Анам мине тудырган көн фатихалы булмасын!+ 15  Атама яхшы хәбәр китергән,«Синең улың, малаең туды!» — дип,Аны бик куандырган кешегә ләгънәт төшсен. 16  Ул кеше Йәһвә тар-мар иткән, үкенмичә җимергән шәһәрләр сыман булсын. Иртән ул — ачы тавыш, ә көн уртасында сугыш тавышы ишетсен. 17  Нигә ул мине ана карынында үтереп,Анамны минем өчен кабер итмәгән? Нигә аның карынын мәңгегә авырлы килеш калдырмаган?+ 18  Нигә миңа ана карыныннан чыгарга иде? Кайгы белән хәсрәт күрер өченме? Көннәрем хурлыкта тәмамлансын өченме?+

Искәрмәләр

Мәгъ. «тирә-яктагы дәһшәт».
Яки «Иң тирән хис-тойгыларны». Сүзгә-сүз «Бөерләрне».

Искәрмәләр

Медиаматериал