Ирмия 21:1—14

21  Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде, чөнки Сидкыя́+ патша Малкыя́ улы Фәшхурны+ һәм Маасия́ улы Сафуния́+ руханины Ирмия́ янына мондый үтенеч белән җибәргән иде:  «Зинһар, Йәһвәдән безнең турында сорачы, чөнки Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р безгә каршы сугыш алып бара.+ Бәлки, Йәһвә безнең хакка үзенең гаҗәеп эшләренең берсен кылыр, һәм шул патша безне калдырып китәр».+  Ирмия аларга болай диде: «Сидкыягә шуны әйтегез:  „Исраи́л Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Сезне камап алып стенаның тышкы ягында торучы калдайлыларга каршы кулланган сугыш коралларыгызны һәм Бабыл патшасына каршы кулланган сугыш коралларыгызны мин үзегезгә каршы кулланырмын.+ Мин аларны бу шәһәрнең уртасына җыярмын.  Ярсуымнан һәм көчле ачу-ризасызлыгымнан кодрәтле кулымны сузып+ үзем сезгә каршы сугышырмын.+  Бу шәһәрдә яшәүче кешеләрне дә, хайваннарны да кырып бетерермен. Алар бөек үләттән һәлак булыр“.+  „Аннан соң мин,— ди Йәһвә,— Яһүд патшасы Сидкыяне, аның хезмәтчеләрен һәм бу шәһәр кешеләрен — үләттән, кылычтан һәм ачлыктан котылганнарны — Бабыл патшасы Нәбукаднизар кулына, аларның дошманнары кулына һәм җаннарын алырга теләүчеләр кулына бирермен.+ Ул аларны кылычтан кичерер. Ул аларны жәлләмәс, кызганмас һәм һич шәфкать күрсәтмәс“.+  Бу халыкка әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин сезгә тормыш юлын һәм үлем юлын тәкъдим итәм.  Бу шәһәрдә калган кешеләр кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр. Әмма үзегезне камалышка алган калдайлыларның кулына бирелер өчен шәһәрдән чыккан һәр кеше үлмәс, тормышы аңа табыш итеп бирелер“.*+ 10  „Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне кире кактым. Ул яхшылык күрмәс, ул бәла кичерер.+ Бабыл патшасы аны яулап алыр+ һәм утта яндырыр“.+ 11  Яһүд патшасының йорты, Йәһвә сүзен тыңла. 12  И Давыт йорты, Йәһвә менә нәрсә ди: „Һәр көн гаделлек белән эш итегез,Таланган кешене алдаучы кулыннан коткарыгыз.+ Ул чакта яман эшләрегез аркасында+Ярсуым һичкем сүндерә алмаслык+Ялкындай ялкынланып китмәс“. 13  „И тигезлектәге кыяда урнашкан шәһәр,Мин сиңа каршы сугышырмын,— ди Йәһвә.—Сез: „Безгә каршы кем чыгар? Яшәү урыннарыбызга кем бәреп керер?“ — дип әйтәсез. 14  Мин сезгә кылган эшләрегезгә карапҖәза бирермен+,— дип әйтә Йәһвә.—Аның урманына ут төртермен,Ул тирә-ягында булган бар нәрсәне йотар“».+

Искәрмәләр

Яки «җанын саклап котылыр».

Искәрмәләр

Медиаматериал