Ирмия 22:1—30

22  Йәһвә болай ди: «Яһүд патшасы сараена барып, мондый хәбәр җиткер:  „И Давыт тәхетендә утыручы Яһүд патшасы, Йәһвә сүзен тыңла. Бу капкалар аша керүче хезмәтчеләрең белән халкың да тыңласын.  Йәһвә менә нәрсә ди: „Гаделлек һәм тәкъвалык белән эш итегез. Таланган кешене алдаучы кешенең кулыннан коткарыгыз. Килмешәк белән начар мөгамәлә итмәгез, атасыз баланы* һәм тол хатынны кыерсытмагыз.+ Бу урында гаепсезләрнең канын түкмәгез.+  Бу сүзне тырышып үтәсәгез, Давыт тәхетендә утыручы+ патшалар хәрби арбаларга һәм атларга утырып, бу йортның капкалары аша керер. Шул капкалар аша аларның хезмәтчеләре һәм халкы да керер“.+  „Әмма бу сүзләргә буйсынмасагыз, үзем белән ант итәм,— ди Йәһвә,— бу йорт буш урынга әйләнер“.+  Яһүд патшасының йорты турында Йәһвә менә нәрсә ди: „Син минем өчен Гила́д сыман,Лива́н очы шикелле. Ләкин мин сине чүлгә әйләндерермен. Шәһәрләреңнең берсендә дә яшәүче калмас.+  Мин сиңа каршы тар-мар итүчеләрне күтәрермен,*Һәрберсенең үз коралы булыр.+ Алар синең иң яхшы эрбет агачларыңны чабып аударырҺәм аларга ут төртер.+  Бу шәһәр яныннан күп халыклар үтәр, алар бер-берсеннән: „Нигә Йәһвә бу бөек шәһәрне мондый хәлгә дучар иткән?“ — дип сорар.+  Һәм мондый җавап ишетерләр: „Чөнки алар үз Аллаһылары Йәһвәнең килешүен бозган, алар башка илаһларга сәҗдә кылган һәм хезмәт иткән“.+ 10  Үлгән кеше хакына үкереп еламагыз,Аның турында хәсрәтләнмәгез. Моның урынына сөргенгә китүче кеше турында үкереп елагыз,Чөнки ул инде кайтмас һәм үзенең туган җирен бүтән күрмәс. 11  Йошия́ улы Шалу́м*+ турында — үз атасы Йошия+ урынына идарә иткән һәм бу җирдән киткән Яһүд патшасы турында Йәһвә болай ди: „Ул инде кире кайтмас. 12  Чөнки ул сөргенгә киткән җирдә үләр һәм бу җирне бүтән күрмәс“.+ 13  Үз йортын тәкъвасызлык кылып салган,Өске бүлмәләрен гаделсез эш итеп төзегән кешегә кайгы. Ул үз якынын бушлай эшләтә,Аның эш хакын түлисе килми.+ 14  Ул болай ди: „Мин үземә иркен йорт төзермен. Анда киң өске бүлмәләр булыр. Мин анда тәрәзәләр куярмын,Аны эрбет такталар белән тышлармын һәм җете кызыл төскә буярмын“. 15  Син эрбет агачларын куллануда башкаларны уздырдың, шуңа күрә идарә итеп утырырсың дип уйлыйсыңмы? Атаң да ашап-эчте,Әмма ул тәкъвалык һәм гаделлек буенча эш итте.+ Шуңа күрә ул уңышлы булды да. 16  Ул шикаяте булган мескенне һәм ярлыны яклап торды,Шуңа күрә барысы яхшы булды. „Әллә мине белү нәкъ шуннан гыйбарәт түгелме? — ди Йәһвә.— 17  Ә синең күзләрең һәм йөрәгең тик намуссыз табышка,Гаепсезләрнең канын түгүгә,Алдау белән талауга юнәлгән“. 18  Шуңа күрә Йошиянең улы Яһүд патшасы Йәһуәки́м+ турында Йәһвә болай ди: „Алар бер-берсенә: „И-их, туганым! И-их, кыз кардәшем!“ — диеп аның өчен көенмәс. Аның турында хәсрәтләнеп: „И-их, хуҗам! И-их, галиҗәнабым!“ — дип әйтмәс. 19  Аны ишәкне җирләгәндәй җирләрләр.+ Аны Иерусалим капкаларыннан сөйрәп чыгарырлар даЧиткә ташларлар“.+ 20  Ливанга менеп кычкыр,Башанда торып көчле тавыш чыгар,Һәм Әбаримнан+ кычкыр,Чөнки синең бар сөекле кешеләрең һәлак ителде.+ 21  Хәвеф-хәтәрсез яшәгән чагыңда мин сиңа дәштем. Әмма син: „Мин буйсынмам“,— дидең.+ Син шул юлга яшь чагыңнан ук бастың,Тавышыма буйсынмадың.+ 22  Бар көтүчеләреңне җил очырып таратыр,+Сөеклеләрең әсирлеккә китәр. Шунда син башыңа төшкән бар бәлаләр аркасында оятка һәм хурлыкка калырсың. 23  И син, эрбет агачларында оялап+Ливанда яшәүче,+Бала тудыручы хатын кичергән газапка охшаш газап кичергәндә,Авыртудан интеккән чагыңда син бик көрсенерсең!»+ 24  «„Үзем белән ант итәм,— ди Йәһвә,— син, Йәһуәким+ улы Яһүд патшасы Кәния́х,*+ хәтта уң кулымдагы мөһерле балдак булсаң да, мин сине салып ташлар идем! 25  Мин сине җаныңны алырга теләүчеләр кулына, үзең курыккан кешеләр кулына, Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р кулына һәм калдайлылар кулына бирермен.+ 26  Мин сине һәм сине тудырган анаңны башка җиргә, сезнең өчен чит-ят булган җиргә алып ташлармын, һәм сез шунда үләрсез. 27  Үзләре бик юксынган илгә алар беркайчан да кайтмас.+ 28  Әллә бу кеше — Кәниях — кире кагылган һәм ватык чүлмәкме? Әллә ул беркемгә дә кирәк булмаган савытмы? Нигә соң мин аны үз токымнары белән бергәҮзләренә таныш булмаган җиргә ыргытырга тиеш?“+ 29  И җир, җир, җир, Йәһвәнең сүзен тыңла. 30  Йәһвә болай ди: „Бу кеше турында, ул баласыз,Тормышында һич уңышка ирешмәс, дип языгыз. Чөнки аның токымнарының берсе дәДавыт тәхетендә утырмас һәм Яһүд өстеннән бүтән идарә итмәс“».+

Искәрмәләр

Яки «ятимгә».
Сүзгә-сүз «изгеләндерермен».
Аны Йәһуәһәз дип тә атаганнар.
Аны Йәһуәкин һәм Йәкуния дип тә атаганнар.

Искәрмәләр

Медиаматериал