Ирмия 26:1—24

26  Яһүд патшасының — Йошия́ улы Йәһуәкимнең+ идарә итүенең башында Йәһвә мондый сүз җиткерде:  «Йәһвә менә нәрсә ди: „Йәһвә йортының ишегалдына килеп бас та Яһүд шәһәрләреннән Йәһвә йортына гыйбадәт кылыр өчен килүче бар халыкка мөрәҗәгать ит.* Мин кушканнарның барысын да аларга җиткер, бер сүзне дә төшереп калдырма.  Бәлки, алар тыңлар, һәм һәрберсе үзенең явыз юлын калдырыр. Ул чакта мин аларга явыз эшләре өчен бәла китерү ниятемнән кире кайтырмын.*+  Аларга әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Әгәр дә сез мине тыңламасагыз һәм биргән канунымны үтәмәсәгез,  сезгә кат-кат* җибәргән һәм сез тыңламаган хезмәтчеләремнең — пәйгамбәрләрнең сүзләренә колак салмасагыз,+  мин бу йортны Шило́+ шәһәренә охшаш итәрмен һәм бу шәһәрне җирдәге бар халыкларның каһәренә дучар итәрмен“».+  Руханилар, пәйгамбәрләр һәм бар халык Ирмиянең Йәһвә йортында әйткән бар бу сүзләрен ишетте.+  Ирмия́ Йәһвәнең бөтен халыкка җиткерергә кушкан бар сүзләрен әйтеп бетергәч, руханилар, пәйгамбәрләр һәм бөтен халык аны тотты да болай диде: «Син үләчәксең.  Нигә син Йәһвә исеменнән пәйгамбәрлек итеп: „Бу йорт Шило шәһәренә охшаш булып китәр, бу шәһәр тар-мар ителер һәм яшәүчесез калыр“,— дип әйтәсең?» Шунда бар халык Ирмияне Йәһвә йортында уратып алды. 10  Яһүд мирзалары бу сүзләрне ишеткәч, патша сараеннан чыгып, Йәһвә йортына килделәр дә Йәһвә йортының яңа капкасы янына утырдылар.+ 11  Руханилар белән пәйгамбәрләр мирзаларга һәм бөтен халыкка: «Бу кешегә үлем җәзасы бирелергә тиеш,+ чөнки ул, үзегез ишеткәнчә, бу шәһәр турында пәйгамбәрлек итте»+,— диделәр. 12  Шунда Ирмия бар мирзаларга һәм бар халыкка болай диде: «Сез ишеткән бөтен бу сүзләрне — бу йорт һәм бу шәһәр турындагы пәйгамбәрлекне миңа Йәһвә әйтергә кушты.+ 13  Шуңа күрә хәзер үз юлларыгызны һәм эшләрегезне төзәтегез, Аллаһыгыз Йәһвәнең тавышына буйсыныгыз, һәм Йәһвә сезгә бәла китерү ниятеннән кире кайтыр.*+ 14  Мин исә сезнең кулыгызда. Нәрсә яхшы һәм дөрес дип тапсагыз, миңа шуны эшләгез. 15  Әмма шуны белегез: мине үтерсәгез, сез үзегез, бу шәһәр һәм мондагы яшәүчеләр гаепсез кешене үтерүдә гаепле булыр, чөнки мине сезгә бар бу сүзләрне җиткерер өчен чыннан да Йәһвә җибәрде». 16  Шунда мирзалар белән бар халык руханиларга һәм пәйгамбәрләргә: «Бу кешегә үлем җәзасы бирелергә тиеш түгел. Ул бит безгә Аллаһыбыз Йәһвә исеменнән сөйләде»,— диде. 17  Өстәвенә, илнең кайбер өлкәннәре торды да бөтен халык җыелышына болай диде: 18  «Мөреше́т шәһәреннән булган Мика́й+ Яһүд патшасы Һизәкыя́+ көннәрендә пәйгамбәрлек иткән, һәм ул бар Яһүд халкына болай дигән: „Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Сио́н кыр шикелле сукаланыр,Иерусалим җимерекләр өеме булып калыр,+Аллаһы йорты* урнашкан тау урман каплаган калкулыкка охшаш булыр“.+ 19  Яһүд патшасы Һизәкыя һәм бар Яһүд халкы аны үтергәнме соң? Йәһвәгә курку-хөрмәт күрсәтеп, ул Йәһвәдән үзләренә илтифат күрсәтүен үтенгән түгелме? Шунда Йәһвә аларга бәла китерү ниятеннән кире кайткан* түгелме?+ Без бит үз-үзебезгә бөек бәла китерергә җыенабыз. 20  Йәһвә исеменнән башка кеше дә — Кырья́т-йәри́м+ шәһәреннән булган Шемая́ улы Урийә́һ пәйгамбәрлек иткән иде. Ул бу шәһәр һәм бу ил турында пәйгамбәрлек итеп Ирмиянекенә охшаш сүзләр сөйләгән иде. 21  Йәһуәки́м+ патша үзенең бар гайрәтле гаскәриләре һәм бар мирзалары белән бергә аның сүзләрен ишеткән иде. Шуннан соң патша аны үтерергә җай эзли башлады.+ Урийәһ моның турында ишеткәч, куркуга төшеп Мисырга качып киткән иде. 22  Шунда Йәһуәким патша Ахбо́р улы Илнатанны+ башка ир-атлар белән бергә Мисырга җибәргән, 23  һәм алар Урийәһне Мисырдан алып, Йәһуәким патшага китергән иде. Патша аны кылыч белән үтереп,+ мәетен гади кешеләрне күмә торган зиратка ташлаган иде». 24  Әмма Ирмиягә Шафа́н+ улы Әхикә́м+ булышты һәм аны халыкка, үтермәсеннәр өчен, бирмәде.+

Искәрмәләр

Я, бәлки, «халык турында сүз җиткер».
Яки «ниятемә үкенермен».
Сүзгә-сүз «иртә торып».
Яки «ниятенә үкенер».
Яки «Гыйбадәтханә».
Яки «ниятенә үкенгән».

Искәрмәләр

Медиаматериал