Ирмия 27:1—22

27  Яһүд патшасының — Йошия́ улы Йәһуәкимнең идарә итүенең башында Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде:  «Йәһвә миңа болай диде: „Үзеңә каешлар белән камытлар яса һәм аларны муеныңа сал.  Аннары аларны Иерусалимга Яһүд патшасы Сидкыягә килгән хәбәрчеләр аша Эдо́м+ патшасына, Моа́б+ патшасына, амунлылар+ патшасына, Тир+ патшасына һәм Сидо́н+ патшасына биреп җибәр.  Алар аша хуҗаларына мондый әмер бир: „Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди. Үз хуҗаларыгызга әйтегез:  „Мин үземнең бөек кодрәтем һәм куәтле кулым белән җирне, кешелекне һәм җир йөзендәге хайваннарны барлыкка китердем. Һәм аны кемгә теләдем, шуңа бирдем.+  Хәзер бар бу җирләрне мин хезмәтчем Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р+ кулына бирдем. Хәтта кыргый хайваннарны да мин аңа буйсындырдым.  Бар халыклар аңа, аның улына һәм оныгына хезмәт итәр. Аның иленә ахыр килгәнче,+ күп халыклар һәм бөек патша аны үзенә буйсындырганчы, шулай булыр“.+  „Әгәр дә берәр халык я патшалык Бабыл патшасы Нәбукаднизарга хезмәт итүдән баш тартып, үз муенына Бабыл патшасы камытын кимәсә, мин андый халыкны кылыч,+ ачлык һәм үләт белән җәзалармын,— ди Йәһвә.— Аларны аның кулы ярдәмендә юк иткәнче, шулай эшләрмен“.  „Шуңа күрә сезгә: „Сез Бабыл патшасына хезмәт итмәячәксез“,— диюче пәйгамбәрләрегезне, күрәзәчеләрегезне, төш күрүчеләрегезне, тылсымчыларыгызны һәм сихерчеләрегезне тыңламагыз. 10  Чөнки алар сезгә ялганны пәйгамбәрлек итә. Аларны тыңласагыз, сезне үз илегездән еракка алып китәрләр, мин сезне таратырмын һәм юк итәрмен. 11  Әмма Бабыл патшасына хезмәт итәр өчен үз муенына аның камытын кигән халыкка мин үз җирендә калырга рөхсәт итәрмен,— дип әйтә Йәһвә.— Ул аны эшкәртеп анда яшәр“». 12  Мин Яһүд патшасы Сидкыягә+ дә шундый ук сүзләр җиткердем: «Муеныңа Бабыл патшасының камытын киеп, аңа һәм аның халкына хезмәт ит. Ул чакта сез исән калырсыз.+ 13  Нигә сиңа үзеңә һәм синең халкыңа һәлак булырга? Йәһвә бит, Бабыл патшасына хезмәт итмәүче халык кылычтан,+ ачлыктан+ һәм үләттән+ кырылыр, диде. 14  „Сез Бабыл патшасына хезмәт итмәячәксез“,— диюче пәйгамбәрләрнең сүзләрен тыңламагыз,+ чөнки алар сезгә ялганны пәйгамбәрлек итә.+ 15  „Мин бит аларны җибәрмәдем,— ди Йәһвә,— шулай да алар минем исемемнән ялганны пәйгамбәрлек итә. Аларны тыңласагыз, мин сезне таратырмын һәм сез үзегезгә пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләр белән бергә юкка чыгарсыз“».+ 16  Руханилар белән бөтен бу халыкка мин болай дидем: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Үзегезгә пәйгамбәрлек итүче пәйгамбәрләрегезнең сүзләрен тыңламагыз. Алар бит сезгә: „Менә! Йәһвә йортының кирәк-яраклары бик тиздән Бабылдан кире кайтарылачак!“+ — диеп ялганны пәйгамбәрлек итә.+ 17  Аларны тыңламагыз. Бабыл патшасына хезмәт итегез, һәм исән калырсыз.+ Югыйсә бу шәһәр хәрабәләргә әйләнер. 18  Әмма алар пәйгамбәрләр булса һәм Йәһвәнең сүзе алар белән булса, алар Гаскәрләр Иясе Йәһвәдән үтенсен һәм Яһүд патшасы сараенда, Йәһвә йортында һәм Иерусалимда калган кирәк-яраклар Бабылга алып кителмәсен дип сорасыннар“. 19  Баганалар,+ Диңгез,*+ арбалар,+ һәм бу шәһәрдә калган кирәк-яраклар турында Гаскәрләр Иясе Йәһвә сүз җиткерде. 20  Бу әйберләрне Бабыл патшасы Нәбукаднизар, Яһүд патшасын — Йәһуәки́м улы Йәкунияне, шулай ук Яһүднең һәм Иерусалимның күренекле кешеләрен Бабылга әсирлеккә алып киткәндә,+ алмаган иде. 21  Яһүд патшасы сараенда, Йәһвә йортында һәм Иерусалимда калган кирәк-яраклар турында Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: 22  „Аларны Бабылга алып китәрләр,+ һәм алар, мин үзләренә кабат игътибар иткәнчегә кадәр, шунда калыр,— дип әйтә Йәһвә.— Аннары мин аларны кире кайтарып шушы урынга урнаштырырмын“».+

Искәрмәләр

Ягъни гыйбадәтханәдәге бакыр диңгез.

Искәрмәләр

Медиаматериал