Ирмия 28:1—17

28  Шул ук елны, Яһүд патшасы Сидкыянең+ хакимлек итүенең башында, дүртенче елның бишенче аенда, Гибо́н+ шәһәреннән булган Аззу́р улы Хәнания́ пәйгамбәр Йәһвә йортында руханилар һәм бөтен халык алдында миңа болай диде: 2  «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин Бабы́л патшасы камытын сындырырмын.+ 3  Ике ел да үтмәс, Бабыл патшасы Нәбукадниза́р бу урыннан Бабылга алып киткән Йәһвә йортының бар кирәк-яракларын мин кире бу урынга кайтарырмын“».+ 4  «„Мин шулай ук Йәһуәки́м+ улы Йәкунияне+ — Яһүд патшасын һәм Яһүдтән Бабылга киткән әсирләрне кире бу урынга кайтарырмын+,— ди Йәһвә,— чөнки мин Бабыл патшасы камытын сындырырмын“». 5  Шунда Йәһвә йортында басып торган руханилар белән бөтен халык алдында Ирмия пәйгамбәр Хәнания пәйгамбәргә мөрәҗәгать итте. 6  Ирмия́ пәйгамбәр болай диде: «Амин!* Йәһвә шулай эшләсен! Йәһвә Бабылдан Йәһвә йортының кирәк-яракларын һәм бар әсирләрне бу урынга кайтарып, пәйгамбәрлек иткән сүзләреңне үтәсен! 7  Ләкин, зинһар, сиңа һәм бөтен халыкка сөйләгән хәбәремне тыңлачы. 8  Күп вакыт элек миңа һәм сиңа кадәр яшәгән пәйгамбәрләр күп җирләр һәм бөек патшалыклар хакында пәйгамбәрлек иткәндә сугыш, бәла һәм үләт турында сөйләгән. 9  Әгәр дә берәр пәйгамбәр тынычлык турында пәйгамбәрлек итсә һәм бу пәйгамбәрнең сүзе үтәлсә, ул чакта бу пәйгамбәрне чыннан да Йәһвә җибәргән икәне билгеле булыр». 10  Шунда Хәнания пәйгамбәр Ирмия пәйгамбәрнең муеныннан камытны салдырды да аны сындырды.+ 11  Аннары Хәнания бар халык алдында болай диде: «Йәһвә менә нәрсә ди: „Ике ел да үтмәс, мин бар халыкларның муенындагы Бабыл патшасы Нәбукаднизар камытын нәкъ шулай итеп сындырырмын“».+ Шуннан соң Ирмия пәйгамбәр үз юлы белән китте. 12  Хәнания пәйгамбәр Ирмия пәйгамбәрнең муенындагы камытны сындыргач, Йәһвә Ирмиягә мондый хәбәр җиткерде: 13  «Бар, Хәнаниягә әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Син агач камытларны сындырдың,+ ә аның урынына тимер камытлар булыр“. 14  Чөнки Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Мин бар бу халыкларның муенына, алар Бабыл патшасы Нәбукаднизарга хезмәт итсен өчен, тимер камыт кидерермен, һәм алар аңа хезмәт итәр.+ Мин аңа хәтта кыргый хайваннарны да бирермен“».+ 15  Аннары Ирмия пәйгамбәр Хәнания+ пәйгамбәргә болай диде: «И Хәнания, тыңлачы! Йәһвә сине җибәрмәде, ә син бу халыкны ялганга ышандырдың.+ 16  Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Менә! Мин сине җир йөзеннән юк итәрмен, чөнки син халыкны Йәһвәгә каршы фетнәгә котырттың“».+ 17  Шул ук елның җиденче аенда Хәнания пәйгамбәр вафат булды.

Искәрмәләр

Яки «Шулай булсын!»

Искәрмәләр

Медиаматериал