Ирмия 32:1—44

32  Яһүд патшасы Сидкыянең идарә итүенең 10 нчы елында, Нәбукаднизарның идарә итүенең 18 нче елында Йәһвәнең Ирмиягә җиткергән сүзе.+  Ул вакытта Бабы́л патшасының гаскәре Иерусалимны камалышта тота иде, ә Ирмия́ пәйгамбәр Яһүд патшасы сараендагы Сакчылар ишегалдында+ тоткынлыкта иде.  Чөнки аны Яһүд патшасы Сидкыя́ болай диеп ябып куйган иде:+ «Нигә син шулай пәйгамбәрлек итәсең? Син болай дисең: „Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне Бабыл патшасы кулына бирермен һәм ул аны яулап алыр.+  Яһүд патшасы Сидкыя исә калдайлылар кулыннан котыла алмас, чөнки ул һичшиксез Бабыл патшасы кулына төшәр, ул аның белән йөзгә-йөз, күзгә-күз сөйләшер“.+  „Ул Сидкыяне Бабылга алып китәр, ул анда мин аңа игътибар иткәнчегә кадәр калыр,— дип әйтә Йәһвә.— Сез калдайлылар белән сугышсагыз да, уңышлы булмассыз“».+  Ирмия болай диде: «Йәһвә миңа мондый сүз җиткерде:  „Синең яныңа әтиеңнең бертуганы Шалумның улы Хәнами́л килеп болай дияр: „Анатуттагы+ кырымны сатып ал, чөнки синең аны беренче булып кире сатып алу хокукың бар“».+  Хәнамил — әтием бертуганының улы, нәкъ Йәһвә әйткәнчә, яныма Сакчылар ишегалдына килеп болай диде: «Биньями́н җирендәге Анатуттагы кырымны сатып алчы, чөнки синең аны үзеңнеке итү һәм кире сатып алу хокукың бар. Аны үзеңә сатып ал». Шулай итеп мин бу сүз Йәһвәдән икәнен белдем.  Мин Хәнамилдән — әтием бертуганының улыннан Анатуттагы кырны сатып алдым. Мин аңа җиде шәкыл* һәм ун шәкыл көмеш үлчәп бирдем.+ 10  Аннары мин сатып алу кәгазе язып,+ мөһер суктым, шаһитләрне чакырдым+ һәм үлчәүдә үлчәп акча бирдем. 11  Мин әмер һәм канун буенча мөһерләнгән сатып алу кәгазен дә, мөһерләнмичә калдырылган сатып алу кәгазен дә алдым. 12  Аннары сатып алу кәгазен Хәнамил — әтием бертуганының улы алдында, шулай ук шул кәгазьдә кул куйган шаһитләр алдында һәм Сакчылар ишегалдында+ утырган бар яһүдләр алдында Мәгъсия́ улы Нәринең+ улы Барухка+ бирдем. 13  Алар алдында мин Барухка болай дидем: 14  «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Бу сатып алу кәгазьләрен — мөһерләнгәнен дә, мөһерләнмичә калдырылганын да ал һәм озак вакыт саклансыннар өчен балчык савытка сал“. 15  Чөнки Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Бу җирдә яңадан йортлар, кырлар һәм йөзем бакчалары сатып ала башларлар“».+ 16  Сатып алу кәгазен Нәри́ улы Барухка биргәч, мин болай дип дога кылдым: 17  «И Аллаһы Тәгалә Йәһвә! Менә! Син бөек кодрәтең һәм көчле кулың белән күкләрне һәм җирне барлыкка китердең.+ Синең кулыңнан килмәгән һичнәрсә юк. 18  Син меңләгән кешеләргә тугры мәхәббәт күрсәтәсең, әмма аталарның кылган гөнаһлары өчен улларына кайтарасың.+ Син — бөек һәм кодрәтле хак Аллаһы. Синең исемең Гаскәрләр Иясе Йәһвә. 19  Синең уй-ниятләрең бөек һәм эшләрең кодрәтле.+ Һәркемгә юлларына һәм эшләренә карап кайтарыр өчен,+ син кешеләрнең бар юлларын күздән кичерәсең.+ 20  Мисыр җирендә кылган галәмәтләрең һәм могҗизаларың бүгенге көнгә кадәр кешеләргә мәгълүм. Шулай итеп син Исраилдә дә, бөтен кешеләр арасында да исемеңне данладың,+ һәм ул әле дә данлыклы булып кала. 21  Кодрәтле һәм көчле кулың белән галәмәтләр, могҗизалар һәм коточкыч эшләр кылып, син үз халкың Исраилне Мисыр җиреннән алып чыктың.+ 22  Вакыт узу белән син аларга ата-бабаларына бирергә ант иткән бу җирне+ — сөт белән бал аккан җирне бирдең.+ 23  Алар бу җиргә килеп аңа ия булды, әмма тавышыңа буйсынмады, кануның буенча яшәмәде. Алар син әйткән бер сүзеңне дә үтәмәде, шуңа күрә син аларны бөтен бу бәлагә дучар иттең.+ 24  Менә! Кешеләр килеп, бу шәһәрне яулап алыр өчен камау валлары өйде.+ Бу шәһәр кылычка,+ ачлыкка һәм үләткә+ дучар булганга, аның яшәүчеләре үзләренә каршы чыккан калдайлылар кулына һичшиксез эләгер. Хәзер, үзең күргәнчә, синең бар әйткән сүзләрең үтәлде. 25  Бу шәһәр, һичшиксез, калдайлылар кулына эләгер, шулай да син, и Аллаһы Тәгалә Йәһвә, миңа болай дидең: „Акча түләп үзеңә кыр сатып ал һәм шаһитләр чакыр“». 26  Шунда Йәһвә миңа мондый сүз җиткерде: 27  «Мин — Йәһвә — бар кешелекнең Аллаһысы. Кулымнан килмәгән берәр нәрсә бармы? 28  Шуңа күрә Йәһвә болай ди: „Мин бу шәһәрне калдайлылар кулына һәм Бабыл патшасы Нәбукадниза́р кулына бирермен. Ул аны яулап алыр.+ 29  Бу шәһәргә каршы чыккан калдайлылар анда керер дә, ут төртеп, шәһәрне йортлары белән бергә яндырыр.+ Чөнки шул йортларның түбәләрендә кешеләр күңелемне рәнҗетер өчен Багалга корбаннар китерде һәм башка илаһларга шәраб бүләкләре агызды“.+ 30  „Исраил һәм Яһүд халкы яшь чакларыннан бирле күземдә яман булганны гына кылды.+ Исраил халкы үз эшләре белән күңелемне рәнҗетеп* тора,— ди Йәһвә.— 31  Бу шәһәр алар аны төзегән көннән алып бүгенге көнгә кадәр ачуым белән ярсуымны гына тудырып торды,+ шуңа күрә ул минем алдымнан алып куелырга тиеш.+ 32  Исраил һәм Яһүд халкы — аларның патшалары,+ мирзалары,+ руханилары, пәйгамбәрләре,+ Яһүд кешеләре һәм Иерусалимда яшәүчеләр — күңелемне рәнҗетер өчен кылган бар явызлыклары өчен минем алдымнан алып куелырга тиеш. 33  Алар миңа йөзләре белән түгел, ә артлары белән борыла иде.+ Мин аларны кат-кат* өйрәтергә тырышсам да, берсе дә нәсыйхәткә колак салмады.+ 34  Алар, исемемне йөрткән йортны нәҗесләр өчен, анда үз җирәнгеч потларын куйды.+ 35  Җитмәсә, алар үз улларын һәм кызларын Молыхка корбан итеп утта яндырыр өчен+ Һинно́м* улы үзәнендә+ Бага́л биеклекләрен төзеде. Мин аларга андый җирәнгеч эш кылырга кушмадым,+ һәм бу һичкайчан уема да килмәде.* Әйе, Яһүд җитди гөнаһ кылды“. 36  Сез, бу шәһәр кылычка, ачлыкка һәм үләткә дучар булып Бабыл патшасы кулына эләгер, дисез. Әмма хәзер Исраил Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: 37  „Мин аларны ярсуымнан һәм көчле ачу-ризасызлыгымнан үзем тараткан бар җирләрдән бергә җыярмын.+ Мин аларны кире бу урынга кайтарырмын, һәм алар иминлектә яшәр.+ 38  Алар минем халкым булыр, ә мин аларның Аллаһысы булырмын.+ 39  Алар һәрвакыт миңа курку-хөрмәт күрсәтеп яшәсен өчен һәм үзләре белән, шулай ук балалары белән барысы да яхшы булсын өчен,+ мин аларга бер йөрәк+ һәм бер юл бирермен. 40  Мин алар белән мәңгелек килешү төзеп,+ аларга игелек кылып торудан туктамаска вәгъдә итәрмен.+ Аларның йөрәкләренә үземә карата курку-хөрмәт салырмын, һәм алар миннән ваз кичмәс.+ 41  Аларга куана-куана игелек кылырмын.+ Аларны бу җирдә бөтен йөрәгем һәм бөтен җаным* белән нык урнаштырырмын“».+ 42  «Йәһвә болай ди: „Мин бу халыкка бөтен бу зур бәлане китергән кебек, аларга үзем вәгъдә иткән бар яхшылыкны* кылырмын.+ 43  „Бу — кеше дә, хайван да яшәми торган буш җир. Ул калдайлылар кулына тапшырылды“,— дип әйтсәң дә, бу җирдә кырларны яңадан сатып ала башларлар“.+ 44  „Биньямин җирендә һәм Иерусалим шәһәренең тирә-ягында, Яһүд шәһәрләрендә+ һәм таулы җирдәге шәһәрләрдә, үзәндәге шәһәрләрдә+ һәм көньяктагы шәһәрләрдә кырларны акчага сатып алырлар, сатып алу кәгазьләре язып, мөһер сугарлар һәм шаһитләр чакырырлар,+ чөнки мин аларның әсирләрен кире кайтарырмын“+,— дип әйтә Йәһвә».

Искәрмәләр

Бер шәкыл — 11,4 г. Ә14 кушымт. к.
Яки «ачуымны чыгарып».
Сүзгә-сүз «иртә торып».
Сүзлектән «Гәһәннә» к.
Сүзгә-сүз «йөрәгемә дә килмәде».
Яки «яхшы эшләрне».

Искәрмәләр

Медиаматериал