Ирмия 33:1—26
33 Ирмия́ әле Сакчылар ишегалдында+ тоткынлыкта булганда, Йәһвә аңа икенче тапкыр мөрәҗәгать итеп мондый сүз җиткерде:
2 «Йәһвә дигән исем йөртүче һәм җирнең Барлыкка Китерүчесе Йәһвә — җирне яраткан һәм нык урнаштырган Йәһвә менә нәрсә ди:
3 „Чакыр мине, һәм мин җавап бирермен, сиңа мәгълүм булмаган бөек һәм акылга сыймаслык нәрсәләрне теләп сөйләрмен“».+
4 «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә сүз җиткерде. Камау валларыннан һәм кылычтан үзләрен яклар өчен шәһәр йортларын һәм Яһүд патшаларының йортларын сүтәрләр.+ Бу сүз шул йортлар турында,
5 шулай ук калдайлыларга каршы сугышачак һәм, ачуым белән ярсуымнан һәлак булып, үз мәетләре белән йортларны тутырачак кешеләр турында (аларның явызлыклары аркасында мин бу шәһәрдән йөземне бордым):
6 „Мин аны савыктырырмын һәм сәламәт итәрмен.+ Аларны дәвалармын һәм аларга мул итеп тынычлык белән иминлек бирермен.+
7 Мин Яһүд әсирләрен һәм Исраил әсирләрен кире кайтарырмын,+ һәм барысы башта булган кебек булыр.+
8 Мин аларны үземә каршы кылган бар гөнаһларының гаебеннән сафландырырмын,+ миңа каршы кылган бар гөнаһларының һәм җинаятьләренең гаебен кичерермен.+
9 Мин аларга кылган бөтен яхшылык турында ишеткән җирнең бар халыклары алдында бу шәһәр минем шөһрәтем, шатлыгым, даным һәм бизәгем булыр.+ Алар котлары алынып калтырап торыр,+ чөнки мин бу шәһәрне яхшы нәрсәләр һәм тынычлык белән бүләкләрмен“».+
10 «Йәһвә болай ди: „Бу урында (ә сез аны кеше дә, мал да яшәми торган буш урын дип атарсыз) — Яһүд шәһәрләрендә һәм кешесез дә, яшәүчесез дә, малсыз да калган Иерусалим урамнарында —
11 тантаналы һәм шатлыклы тавышлар,+ кияү һәм кәләш тавышлары, шулай ук: „Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә рәхмәтләр укыгыз, чөнки Йәһвә игелекле.+ Аның тугры мәхәббәте мәңгелек!“+ — дип әйтүчеләрнең тавышлары кабат ишетелер“.
„Алар Йәһвә йортына рәхмәт бүләкләре китерер,+ чөнки мин бу җирнең әсирләрен кире кайтарырмын, һәм барысы башта булган кебек булыр“,— ди Йәһвә».
12 «Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Кеше дә, мал да яшәми торган бу буш урында һәм аның бар шәһәрләрендә янә көтүлекләр булыр. Анда көтүчеләр үз көтүләре белән ял итәр“.+
13 „Таулы җирдәге шәһәрләрдә, үзәндәге шәһәрләрдә, көньяктагы шәһәрләрдә, Биньями́н җирендә, Иерусалимның тирә-ягында+ һәм Яһүд шәһәрләрендә+ көтүләр янә санаучының куллары астыннан үтә башлар“,— дип әйтә Йәһвә».
14 «Менә! — ди Йәһвә.— Мин Исраил йорты белән Яһүд йортына кагылышлы биргән яхшы вәгъдәмне тормышка ашырачак көннәр килә.+
15 Ул көннәрдә һәм ул вакытта мин Давыт нәселеннән тәкъва бер мирасчы торгызырмын.*+ Ул бу җирдә гаделлек һәм тәкъвалык буенча эш итәр.+
16 Шул көннәрдә Яһүдне коткарырлар,+ Исраил тыныч-имин яшәр.+ Бу шәһәрне „Йәһвә — безнең тәкъвалыгыбыз“ дип атарлар».+
17 «Йәһвә болай ди: „Исраил йортының тәхетендә Давыт токымнары мәңге утырачак.+
18 Ле́виле руханилар да һәрвакыт минем алдымда торачак һәм тулаем яндыру корбаннары китерәчәк, икмәк бүләкләре яндырачак, башка корбаннар да китерәчәк“».
19 Йәһвә кабат Ирмиягә сүз җиткерде:
20 «Болай дип әйтә Йәһвә: „Сез көнгә кагылышлы килешүемне һәм төнгә кагылышлы килешүемне бозып, көн белән төннең үз вакытында алмашынуын туктата алсагыз,+
21 ул чакта гына хезмәтчем Давыт белән төзелгән килешүем бозыла алыр иде,+ һәм аның тәхетендә утырып патша булып идарә итүче улы булмас иде.+ Шулай ук хезмәтчеләрем ле́виле руханилар белән төзелгән килешүем дә бозыла алыр иде.+
22 Мин хезмәтчем Давытның токымын* һәм үземә хезмәт итүче ле́вилеләрне күк җисемнәредәй* һәм диңгез комы бөртекләредәй санап бетергесез күп итәрмен“».
23 Йәһвә кабат Ирмиягә сүз җиткерде:
24 «Син бу халыкның: „Йәһвә үзе сайлаган ике гаиләне кире кагар“,— дип әйтүләрен ишетмәдеңмени? Алар минем халкымны ихтирам итми һәм бүтән аны халык дип санамый.
25 Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин көн белән төнгә кагылышлы килешүемне+ һәм күк белән җирнең кануннарын урнаштырган кебек,+
26 Ягъкубның һәм хезмәтчем Давытның токымын* беркайчан да кире какмам һәм аның токымыннан* чыккан идарәчеләрне Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб нәселе* өстеннән алып куймам. Мин аларның әсирләрен кире җыярмын+ һәм аларны кызганырмын“».+
Искәрмәләр
^ Сүзгә-сүз «Давыт өчен тәкъва бер үсентегә шытып чыгарга бирермен».
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Сүзгә-сүз «гаскәредәй».
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Сүзгә-сүз орлык.
^ Сүзгә-сүз орлык.