Ирмия 34:1—22

34  Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р, аның бөтен гаскәре, аның идарәсе астындагы җирдәге бар патшалыклар һәм бар халыклар Иерусалимга һәм аның бар шәһәрләренә каршы сугышканда Йәһвәнең Ирмиягә җиткергән сүзе:+  «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы Сидкыя́+ янына бар да әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин бу шәһәрне Бабыл патшасы кулына бирермен, һәм ул аны утта яндырыр.+  Син аның кулыннан котыла алмассың, чөнки сине һичшиксез тотып алып аның кулына тапшырырлар.+ Син Бабыл патшасын күзгә-күз күрерсең, һәм ул синең белән йөзгә-йөз сөйләшер. Син Бабылга барырсың“.+  Шулай да, и Яһүд патшасы Сидкыя, Йәһвәнең сүзен тыңла: „Йәһвә синең турында менә нәрсә ди: „Син кылычтан һәлак булмассың.  Син үз үлемең белән үләрсең.+ Синең аталарың хакына, сиңа кадәр идарә иткән патшалар хакына, фимиам яндырылган кебек, синең хакка да фимиам яндырырлар һәм: „И-их, патшабыз!“ — диеп синең өчен көенерләр, чөнки Йәһвә болай ди: „Бу сүзне мин җиткердем“».  Аннары Ирмия́ пәйгамбәр бар бу сүзләрне Яһүд патшасы Сидкыягә Иерусалимда җиткерде.  Ул вакытта Бабыл патшасының гаскәрләре Иерусалимга каршы һәм яулап алынмыйча калган Яһүднең шәһәрләренә каршы+ — Лаки́ш+ белән Азикага+ каршы сугыша иде. Чөнки алар гына Яһүд шәһәрләре арасында әлегә яулап алынмый калган ныгытылган шәһәрләр иде.  Сидкыя патша Иерусалимдагы бар кешеләр белән килешү төзеп, аларга азатлык игълан иткәч,+ Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде.  Бу килешү буенча, һәркем үзенең еврей колын — ир-атны да, хатын-кызны да — азат итәргә тиеш иде, һәм шулай итеп беркемнең дә яһүд кардәшләре арасыннан колы булырга тиеш түгел иде. 10  Шунда бар мирзалар һәм бөтен халык буйсынды. Алар кол ирләр белән кол хатыннарны азат итү турындагы һәм бүтән аларны кол итеп тотмау турындагы килешүгә кушылды. Алар буйсынды һәм үз колларын җибәрде. 11  Әмма соңрак алар азат иткән кол ирләр белән кол хатыннарны кире кайтарып, аларны кабат кол булырга мәҗбүр итте. 12  Шуңа күрә Йәһвә Ирмиягә сүз җиткерде. Йәһвә болай диде: 13  «Исраил Аллаһысы Йәһвә менә нәрсә ди: „Мин ата-бабаларыгызны Мисыр җиреннән — коллык йортыннан алып чыккан көнне+ алар белән килешү төзеп+ болай дидем: 14  „Һәрберегез үз еврей кардәшен — үзен сезгә коллыкка сатып, алты ел хезмәт иткән кардәшен — җиденче елның азагында азат итәргә тиеш. Аны иреккә чыгарыгыз“.+ Әмма ата-бабаларыгыз мине тыңламады һәм сүзләремә колак салмады. 15  Күптән түгел генә* сез миңа таба борылдыгыз һәм үз якыннарыгызга азатлык игълан итеп минем күземдә дөрес булганны эшләдегез. Сез исемемне йөрткән йортта минем алдымда килешү төзедегез. 16  Әмма аннары сез кире борылдыгыз һәм үзегез башта азат иткән кол ирләр белән кол хатын-кызларыгызны кире кайтарып исемемне хур иттегез.+ Сез аларны үзләре теләгәнгә азат иткән идегез. Әмма аларны кабат кол булып хезмәт итәргә мәҗбүр иттегез“. 17  Шуңа күрә Йәһвә менә нәрсә ди: „Сез миңа буйсынмадыгыз һәм үз кардәшегез белән якыныгызга азатлык игълан итмәдегез.+ Шуңа күрә мин сезгә хәзер менә нинди азатлык игълан итәм,— дип әйтә Йәһвә.— Сез кылычтан, үләттән һәм ачлыктан+ һәлак булырсыз, мин сезне җирдәге бар патшалыклар өчен коточкыч нәрсә итәрмен.+ 18  Бозауны икегә ярып һәм ике кисәге арасыннан үтеп+ минем алдымда төзелгән килешүнең сүзләрен үтәмичә, минем килешүемне бозган кешеләр белән — 19  Яһүд мирзалары, Иерусалим мирзалары, сарай түрәләре, руханилар белән, шулай ук бозауның ике кисәге арасыннан үткән бар халык белән — менә нәрсә булыр: 20  мин аларны дошман кулына һәм аларның җаннарын эзләүчеләр кулына бирермен, аларның мәетләре күкләрдәге кошлар белән җирдәге хайваннар өчен ризык булыр.+ 21  Мин Яһүд патшасы Сидкыяне һәм аның мирзаларын дошман кулына, аларның җаннарын эзләүчеләр һәм сездән чигенә барган+ Бабыл патшасы гаскәре кулына бирермен“.+ 22  „Мин боерык бирермен,— дип әйтә Йәһвә,— һәм аларны кире бу шәһәргә китерермен, алар аңа каршы сугышыр, аны яулап алыр һәм ут төртеп яндырыр.+ Мин Яһүд шәһәрләрен яшәүчесез калган, буш урын итәрмен“».+

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «Бүген».

Искәрмәләр

Медиаматериал