Ирмия 35:1—19

35  Йошиянең улы Яһүд патшасы Йәһуәки́м+ көннәрендә Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде:  «Рехаблылар+ йортына бар да алар белән сөйләш, һәм аларны Йәһвә йортына, ашханә бүлмәләренең берсенә китер. Аннары аларга шәраб тәкъдим ит».  Шулай итеп, мин Хәбәзәни́ улы Ирмиянең улы Әзнияхне, аның бертуганнары белән бар улларын һәм рехаблыларның бөтен гаиләсен  Йәһвә йортына китердем. Мин аларны Аллаһы кешесе Игдәли́ улы Хәна́н улларының ашханә бүлмәсенә китердем. Бу ашханә бүлмәсе мирзаларның ашханә бүлмәсе янында иде. Ә мирзаларның ашханә бүлмәсе Шалу́м улы Маасиянең — капка сакчысының ашханә бүлмәсе өстендә тора иде.  Аннары мин рехаблылар йортыннан булган ир-атлар алдына шәраб тулы касәләр белән тустаганнар куеп, аларга: «Шәраб эчегез»,— дидем.  Әмма алар болай диде: «Без шәраб эчмәячәкбез, чөнки ата-бабабыз Реха́б улы Йәһонада́б+ безгә мондый әмер бирде: „Шәрабны үзегез дә эчмәгез, улларыгыз да һичкайчан эчмәсен.  Йортлар салмагыз, орлык чәчмәгез. Йөзем бакчалары утыртмагыз да, аларга ия дә булмагыз. Моның урынына һәрвакыт чатырларда торыгыз. Ул чакта сез чит ил кешеләре булып яшәгән шушы җирдә озак яшәрсез“.  Шулай итеп без ата-бабабыз Рехаб улы Йәһонадабның безгә кушкан бар сүзләренә әле дә буйсынып, бернинди шәраб эчмибез. Аны үзебез дә, хатыннарыбыз да, улларыбыз белән кызларыбыз да эчми.  Без үзебезгә йортлар да салмыйбыз, безнең йөзем бакчалары да, кырлар да, орлыклар да юк. 10  Без чатырларда яшибез һәм ата-бабабыз Йәһонадабның безгә биргән бар әмерләрен үтибез. 11  Әмма Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р бу җиргә каршы чыккач,+ без болай дидек: „Әйдәгез, Иерусалимга барыйк. Анда без калдайлылар белән су́риялеләрнең гаскәрләреннән котылырбыз“. Һәм хәзер без Иерусалимда яшибез». 12  Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде: 13  «Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Бар, Яһүд кешеләренә һәм Иерусалимда яшәүчеләргә әйт: „Мин сезне сүзләремә буйсынырга өндәп тормадыммы әллә?+ — дип әйтә Йәһвә.— 14  Рехаб улы Йәһонадаб үз токымнарына шәраб эчмәскә кушкан иде, һәм алар аның сүзләрен үтәп бүгенге көнгә кадәр эчми һәм шулай итеп үз ата-бабасының әмеренә буйсына.+ Мин исә сезгә кат-кат* әйтеп торсам да, сез миңа буйсынмыйсыз.+ 15  Мин сезгә бар хезмәтчеләрем пәйгамбәрләрне җибәреп тордым, аларны кат-кат җибәреп+ болай әйтеп тордым: „Һәрберегез үз явыз юлларыгызны калдырыгызчы+ һәм дөрес булганны эшләгезче! Башка илаһларга иярмәгез һәм аларга хезмәт итмәгез. Ул чакта сез бу җирдә — мин үзегезгә һәм ата-бабаларыгызга биргән җирдә алга таба да яшәрсез“.+ Ләкин сез колак салмадыгыз һәм мине тыңламадыгыз. 16  Рехаб улы Йәһонадабның токымнары ата-бабалары биргән әмерне үти,+ ә бу халык мине тыңламый“». 17  «Шуңа күрә Гаскәрләр Иясе Йәһвә — Исраил Аллаһысы болай ди: „Мин Яһүдне һәм Иерусалимда яшәүчеләрне үзем кисәтеп әйткән бөтен бәлагә дучар итәрмен,+ чөнки мин аларга әйттем, ә алар тыңламады, аларны чакырып тордым, ә алар җавап бирмәде“».+ 18  Ә рехаблыларның бөтен гаиләсенә Ирмия́ болай диде: «Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Сез ата-бабагыз Йәһонадаб биргән әмергә буйсынганга һәм ул кушканны җиренә җиткереп үтәп аның бар әмерләре буенча яшәгәнгә, 19  Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә болай ди: „Рехаб улы Йәһонадабның токымы һәрвакыт минем алдымда хезмәт итәр“».

Искәрмәләр

Сүзгә-сүз «иртә торып».

Искәрмәләр

Медиаматериал