Ирмия 36:1—32

36  Яһүд патшасының — Йошия́ улы Йәһуәкимнең+ хакимлек итүенең дүртенче елында Йәһвә Ирмиягә мондый сүз җиткерде:  «Төргәк ал да шунда минем сиңа Йошия көннәреннән алып бүгенге көнгә кадәр әйткән сүзләремне+ — Исраи́л белән Яһүд+ һәм бөтен халыклар+ турында әйткән бар сүзләремне язып куй.  Бәлки, Яһүд йортындагылар мин үзләренә китерергә ниятләгән бөтен бәла турында ишеткәч, үз явыз юлларын калдырыр, һәм мин аларның җинаятен һәм гөнаһын кичерермен».+  Шунда Ирмия́ Нәри́ улы Барухны+ чакырды. Ирмия аңа Йәһвәнең үзенә әйткән бар сүзләрен әйтеп торды, ә Бару́х аларны төргәккә язып куйды.+  Аннары Ирмия Барухка болай диде: «Миңа Йәһвә йортына керергә рөхсәт итмиләр.  Шуңа күрә син үзең анда кереп, мин сиңа бу төргәккә әйтеп яздырткан Йәһвә сүзләрен кычкырып укырга тиеш. Аларны Йәһвә йортында булган кешеләргә ураза көнендә укы. Шулай итеп син бу сүзләрне үз шәһәрләреннән килгән бөтен Яһүд халкына укырсың.  Бәлки, Йәһвә аларның мәрхәмәт* турында үтенеп сорауларын ишетер, һәм аларның һәрберсе үз явыз юлын калдырыр, чөнки Йәһвәнең бу халыкка каршы әйтеп белдергән ачу белән ярсуы бөек».  Шулай итеп, Нәри улы Барух Ирмия пәйгамбәрнең үзенә кушканның барысын үтәде. Ул Йәһвә йортында төргәктән Йәһвәнең сүзләрен кычкырып укыды.+  Яһүд патшасының — Йошия улы Йәһуәкимнең+ хакимлек итүенең бишенче елында, тугызынчы айда, Иерусалимда яшәүче бар халык һәм Яһүд шәһәрләреннән Иерусалимга килгән бар кешеләр Йәһвә алдында ураза игълан итте.+ 10  Шунда Барух Йәһвә йортының өске ишегалдында, күчереп язучы Шафанның+ улы Гәмәри́+ бүлмәсендә,* Йәһвә йортының яңа капкасы янында+ бар халыкка төргәктән Ирмиянең сүзләрен кычкырып укыды. 11  Шафа́н улы Гәмәринең улы Мика́й төргәккә язып куелган Йәһвәнең бар сүзләрен ишеткәч, 12  патшаның сараена, сәркатип бүлмәсенә китте. Анда бар мирзалар* утыра иде: сәркатип Илишама́,+ Шемая́ улы Дилая́һ, Ахбо́р+ улы Илната́н,+ Шафан улы Гәмәри, Хәнания́ улы Сидкыя́ һәм башка бар мирзалар. 13  Микай аларга Барухның халыкка төргәктән укыган бар сүзләрен сөйләп бирде. 14  Шунда бар мирзалар Нитани́ улы Яһудәйне (Нитани Шеламиянең, Шеламия́ Кушиның улы иде) Барух янына җибәреп мондый сүзләр әйтергә кушты: «Халыкка укыган төргәгеңне ал да монда кил». Нәри улы Барух үз кулына төргәкне алып алар янына килде. 15  Алар аңа: «Утыр да аны безгә кычкырып укычы»,— диде, һәм Барух аларга аны укыды. 16  Бөтен бу сүзләрне ишеткәч, алар куркуга төшеп бер-берсенә карап алды. Алар Барухка: «Безгә, һичшиксез, бар бу сүзләрне патшага җиткерергә кирәк»,— дип әйтте. 17  Һәм Барухтан: «Әйтче, син бар бу сүзләрне ничек яздың? Аларны сиңа Ирмия язарга куштымы?» — дип сорады. 18  Барух аларга: «Әйе, ул миңа бу сүзләрне әйтеп торды, ә мин аларны кара белән шушы төргәккә язып бардым»,— дип җавап бирде. 19  Мирзалар Барухка: «Бар, үзең дә, Ирмия дә яшеренегез. Сезнең кая икәнегезне беркем дә белмәсен»,— диде.+ 20  Аннары алар патша янына, ишегалдына килде, ә төргәкне сәркатип Илишама бүлмәсендә калдырдылар. Алар патшага үзләре ишеткәннәрнең барысын сөйләп бирде. 21  Шунда патша Яһудәйгә+ төргәкне алып килергә кушты. Яһудә́й төргәкне сәркатип Илишама бүлмәсеннән алып килде дә аны патшага һәм патша янында басып торучы бар мирзаларга укый башлады. 22  Бу тугызынчы ай* иде. Патша кышкы йортта утыра иде, аның алдында ачык тимер мичтә ут янып тора иде. 23  Яһудәй өч-дүрт багана укып чыккан саен, патша ул өлешне сәркатип пычагы белән кисеп алып, мичтәге утка ыргытып торды. Ул бөтен төргәкне утта яндырып бетергәнче шулай эшләде. 24  Патша да, бу сүзләрне ишеткән аның бар хезмәтчеләре дә бер дә курыкмады һәм үз киемнәрен ертмады. 25  Илнатан,+ Дилаяһ+ һәм Гәмәри+ патшадан төргәкне утта яндырмаска үтенсә дә, ул аларны тыңламады. 26  Җитмәсә, ул патшаның улы Йарахмиилгә, Әзрии́л улы Сирайга һәм Әбди́л улы Шеламиягә сәркатип Барухны һәм Ирмия пәйгамбәрне кулга алырга кушты. Әмма Йәһвә аларны яшереп торды.+ 27  Патша Ирмиянең Барухка әйтеп яздырткан төргәген+ яндырганнан соң, Йәһвә янә Ирмиягә сүз җиткерде: 28  «Башка бер төргәк ал да шунда Яһүд патшасы Йәһуәки́м яндырган беренче төргәктәге+ бар сүзләрне язып куй. 29  Яһүд патшасы Йәһуәкимгә әйт: „Йәһвә менә нәрсә ди: „Син бу төргәкне яндырдың һәм болай дидең: „Нигә син бу төргәктә: „Бабы́л патшасы һичшиксез килер, бу җирне тар-мар итәр һәм аны кешесез дә, хайвансыз да калдырыр“,— дип яздың?“+ 30  Шуңа күрә Йәһвә Яһүд патшасы Йәһуәким турында болай ди: „Аның токымнарының берсе дә Давыт тәхетендә утырмас,+ аның мәетен чыгарып ташларлар, һәм ул көндез — эсселектә, ә төнлә суыкта ятар.+ 31  Мин аны, аның токымнарын һәм хезмәтчеләрен гөнаһлары өчен җавапка тартырмын. Мин аларга, Иерусалимда яшәүчеләргә һәм Яһүд халкына үзем әйткән бар бәлане җибәрермен. Бу бәла турында мин аларны кисәтсәм дә,+ алар тыңламады“».+ 32  Шунда Ирмия башка бер төргәк алды да Нәри улы сәркатип Барухка бирде.+ Ул Барухка Яһүд патшасы Йәһуәким яндырган төргәктә булган бар сүзләрне әйтеп чыкты, һәм тегесе аларны язып куйды.+ Бу төргәккә шулай ук ул сүзләргә охшаш башка күп сүзләр дә өстәлде.

Искәрмәләр

Яки «илтифат».
Яки «ашханәсендә».
Яки «сарай түрәләре».
Ноябрьнең икенче яртысы — декабрьнең беренче яртысы. Ә15 кушымт. к.

Искәрмәләр

Медиаматериал