Ирмия 37:1—21

37  Йәһуәкимнең улы Кәния́х*+ урынына Йошиянең улы патша Сидкыя́+ идарә итә башлады, чөнки Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р аны Яһүд җирендә патша итеп куйды.+  Әмма ул үзе дә, аның хезмәтчеләре дә, бу җирнең халкы да Йәһвәнең Ирмия́ пәйгамбәр аша әйткән сүзләрен тыңламады.  Сидкыя патша Ирмия пәйгамбәр янына Шеламия́ улы Яухалны+ һәм Маасия́ руханиның улы Сафунияне+ җибәреп, мондый сүзләр әйтергә кушты: «Зинһар, безнең хакка Аллаһыбыз Йәһвәгә дога кылчы».  Ирмия иректә, халык арасында яши иде, чөнки аны ул вакытта төрмәгә әле утыртмаганнар иде.+  Иерусалимны камап алган калдайлылар фиргавен гаскәренең Мисырдан чыкканы+ турында хәбәр ишеткәч, Иерусалимны калдырып китте.+  Шунда Йәһвә Ирмия пәйгамбәргә мондый сүз җиткерде:  «Исраи́л Аллаһысы Йәһвә болай ди: „Миннән сорарга дип яныма сезне җибәргән Яһүд патшасына болай диегез: „Менә сезгә ярдәмгә килүче фиргавеннең гаскәре кире үз җиренә, Мисырга кайтыр.+  Ә калдайлылар кире килеп, бу шәһәргә каршы сугышыр, аны яулап алыр һәм утта яндырыр“.+  Йәһвә менә нәрсә ди: „Калдайлылар кире килмәс“,— диеп, үз-үзегезне алдамагыз, чөнки алар һичшиксез кире киләчәк. 10  Сез хәтта үзегезгә каршы чыккан калдайлыларның бөтен гаскәрен тар-мар итсәгез дә һәм араларында яраланганнар гына калса да, алар барыбер үз чатырларыннан чыгып, шушы шәһәрне утта яндырачак“».+ 11  Фиргавен гаскәре турында ишеткәч, калдайлылар гаскәре Иерусалимны калдырып китте.+ 12  Шуннан соң Ирмия, үз халкы арасында үз өлешен алыр өчен, Иерусалимнан чыгып, Биньями́н җиренә+ китте. 13  Әмма Ирмия пәйгамбәр Биньямин капкасына килеп җиткәч, Хәнания́ улы Шеламиянең улы Ирә́й исемле сакчылар башлыгы аны тотып алды да болай диде: «Син калдайлыларга кушылмакчы буласың!» 14  Әмма Ирмия: «Бу ялган! Мин калдайлыларга кушылырга җыенмыйм»,— дип җаваплады. Ләкин тегесе аны тыңламады. Шулай итеп, Ирәй Ирмияне кулга алып, мирзалар янына китерде. 15  Мирзаларның Ирмиягә ачуы чыкты,+ алар аны кыйнады һәм төрмәгә, сәркатип Йәһәнатан йортына утыртты,+ чөнки аның йортын төрмә иткәннәр иде. 16  Ирмияне җир астындагы зиндан бүлмәләренең берсенә утырттылар, һәм анда ул озак вакытка калды. 17  Сидкыя патша аның артыннан кешеләр җибәрде һәм үз сараенда аңардан яшерен генә сорашты.+ «Йәһвәдән берәр хәбәр бармы?» — дип сорады ул. Ирмия: «Әйе, бар!» — диде. Аннары: «Син Бабыл патшасы кулына эләгәчәксең!»+ — дип өстәде. 18  Ирмия Сидкыя патшага шулай ук болай диде: «Мин сиңа, синең хезмәтчеләреңә һәм бу халыкка каршы ни гөнаһ кылдым? Нигә син мине төрмәгә утырттың? 19  Пәйгамбәрләрең: „Бабыл патшасы сезгә һәм бу җиргә каршы чыкмас“,— дип пәйгамбәрлек иткән иде. Соң кая алар?+ 20  Хәзер, и хуҗам патша, тыңлачы. Зинһар, миңа илтифат күрсәтче. Мине сәркатип Йәһәната́н йортына+ кире җибәрмә, югыйсә мин анда үләрмен».+ 21  Шуңа күрә Сидкыя патша Ирмияне Сакчылар ишегалдында+ сак астында тотарга боерык бирде. Аңа, шәһәрдә икмәк беткәнче,+ көн саен икмәкчеләр урамыннан бер түгәрәк икмәк биреп тордылар.+ Шулай итеп, Ирмия Сакчылар ишегалдында калды.

Искәрмәләр

Аны Йәһуәкин һәм Йәкуния дип тә атаганнар.

Искәрмәләр

Медиаматериал