Ирмия 38:1—28

38  Матта́н улы Шәфәта́й, Фәшху́р улы Гәдали́, Шеламия́ улы Йока́л+ һәм Малкыя́ улы Фәшхур+ Ирмиянең бөтен халыкка әйткән мондый сүзләрен ишетте:  «Йәһвә болай ди: „Шәһәрдә калган кеше кылычтан, ачлыктан һәм үләттән һәлак булыр.+ Әмма калдайлыларга бирелгән кеше исән калыр, тормышы аңа табыш итеп бирелер“.*+  Йәһвә менә нәрсә ди: „Бу шәһәр, һичшиксез, Бабы́л патшасы гаскәре кулына тапшырылыр, ул аны яулап алыр“».+  Мирзалар патшага болай диде: «Бу кешене үлемгә тапшырчы,+ чөнки ул, андый сүзләр әйтеп, бу шәһәрдә калган гаскәриләрнең һәм бар халыкның рухын төшерә. Бу кеше шул халыкка тынычлык түгел, ә бәла тели».  Сидкыя́ патша: «Менә! Ул сезнең кулыгызда, патша сезгә каршы чыга алмый ич»,— дип җавап бирде.  Шулай итеп алар Ирмияне алды да аны Сакчылар ишегалдындагы+ патша улы Малкыяның су чокырына ташлады. Алар Ирмияне баулар ярдәмендә төшерде. Ул вакытта анда су юк иде, саз гына иде. Һәм Ирмия́ сазга бата башлады.  Патша сараендагы түрә хәбәшстанлы Әбәдмәли́к+ аларның Ирмияне су чокырына ташлаганнары турында ишетте. Ул вакытта патша Биньями́н капкасы+ янында утыра иде.  Шунда Әбәдмәлик патша сараеннан чыгып, патшага болай диде:  «И хуҗам патша, бу кешеләр Ирмия пәйгамбәргә явызлык кылган! Алар аны су чокырына ташлаган. Ул анда ачлыктан үләчәк. Шәһәрдә икмәк калмады бит».+ 10  Шунда патша хәбәшстанлы Әбәдмәликкә: «Моннан үзең белән 30 кеше ал да, Ирмия пәйгамбәр үлмәсен өчен, аны су чокырыннан чыгар»,— дигән боерык бирде. 11  Әбәдмәлик үзе белән кешеләр алып патша сараена килде дә сарай хәзинәсе астына төште.+ Алар аннан чүпрәк-чапраклар алды һәм аларны баулар белән Ирмиягә су чокырына төшерде. 12  Аннары хәбәшстанлы Әбәдмәлик Ирмиягә: «Шул чүпрәк-чапракларны култык аслары белән баулар арасына кыстырчы»,— диде. Ирмия шулай эшләде дә. 13  Алар Ирмияне су чокырыннан баулар белән тартып чыгарды. Һәм Ирмия Сакчылар ишегалдында кала бирде.+ 14  Сидкыя патша Ирмия пәйгамбәрне чакыртты да аңа Йәһвә йортындагы өченче керү урынына килергә кушты. Патша Ирмиягә болай диде: «Минем синнән бер нәрсә сорыйсым килә. Миннән берни дә яшермә». 15  Ирмия Сидкыягә болай диде: «Сиңа әйтсәм, мине һичшиксез үлемгә тапшырырсың. Киңәш бирсәм, мине тыңламассың». 16  Шунда Сидкыя патша Ирмиягә яшертен генә болай дип ант итте: «Безгә тормыш биргән* Йәһвә белән ант итәм, мин сине үлемгә тапшырмам һәм сине җаныңны эзләүче кешеләрнең кулына бирмәм». 17  Аннары Ирмия Сидкыягә болай диде: «Исраил Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә Аллаһы менә нәрсә ди: „Әгәр дә син Бабыл патшасының мирзаларына бирелсәң, җаныңны коткарырсың һәм бу шәһәр утта яндырылмас. Син үзең дә, өйдәгеләрең дә котылып калырсыз.+ 18  Әмма Бабыл патшасының мирзаларына бирелмәсәң, калдайлылар бу шәһәрне кулга алыр. Алар аны утта яндырыр,+ һәм син аларның кулыннан котылмассың“».+ 19  Сидкыя патша Ирмиягә: «Мин калдайлылар ягына качкан яһүдләрдән куркам. Аларның кулына эләксәм, алар үзләрен минем белән ерткычларча тотар»,— диде. 20  Әмма Ирмия болай диде: «Син аларның кулына эләкмәссең. Зинһар, Йәһвә тавышына — мин сиңа әйткән сүзләргә буйсынчы. Шул чакта синең белән барысы яхшы булыр, һәм син исән калырсың. 21  Әмма калдайлыларга бирелмәсәң, Йәһвә миңа күрсәткәнчә булыр: 22  менә! Яһүд патшасының сараенда калган бар хатын-кызларны Бабыл патшасының мирзаларына китерәләр.+ Алар болай диләр: „Син ышанган* кешеләр сине алдады һәм җиңде.+ Алар синең аякларыңны сазга батырды. Хәзер алар сине калдырып китте“. 23  Хатыннарың белән улларыңны калдайлыларга чыгарырлар, син аларның кулыннан котыла алмассың. Бабыл патшасы сине кулга алыр,+ һәм синең аркада бу шәһәр утта яндырылыр».+ 24  Сидкыя Ирмиягә болай диде: «Болар турында беркем дә белмәсен. Ул чакта син үлмәссең. 25  Әгәр дә мирзалар синең белән сөйләшкәнемне белсә һәм синең яныңа килеп: „Син патшага нәрсә әйттең? Безгә әйтче. Бездән берни дә яшермә, без сине үлемгә тапшырмабыз.+ Патша сиңа нәрсә әйтте?“ — дисә, 26  аларга болай дип җавап бир: „Мин патшадан үземне Йәһәнатан йортына кире җибәрмәскә үтенгән идем, чөнки мин анда үләчәкмен“».+ 27  Соңрак бар мирзалар Ирмия янына килеп аңардан сораша башлады. Ул аларга барысын патша кушканча әйтте. Шуңа күрә алар аңа бүтән бернәрсә дә әйтмәде, чөнки беркем дә аның патша белән сөйләшүен ишетмәгән иде. 28  Иерусалим яулап алынганчы, Ирмия Сакчылар ишегалдында калды.+ Иерусалим басып алынганда, ул әле дә шунда иде.+

Искәрмәләр

Яки «җанын саклап котылыр».
Яки «бу җанны булдырган».
Яки «Синең белән тыныч мөнәсәбәтләрдә булган».

Искәрмәләр

Медиаматериал