Ирмия 39:1—18

39  Яһүд патшасы Сидкыянең идарә итүенең 9 нчы елында, унынчы айда Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р белән аның бар гаскәре Иерусалимга килеп, аны камап алды.+  Сидкыянең идарә итүенең 11 нче елында, дүртенче айның тугызынчы көнендә алар, шәһәр стенасын җимереп, анда бәреп керде.+  Бабыл патшасының бар түрәләре — самга́р* Нирга́л-шаризә́р, рабсари́с* Нәбу́-сарсәхи́м, рабма́г* Ниргал-шаризәр һәм Бабыл патшасының башка түрәләре килеп, Урта капка янына утырды.+  Яһүд патшасы Сидкыя́ һәм бар гаскәриләр аларны күргәч, качып киттеләр.+ Алар төнлә патша бакчасы аша үтеп, ике стена арасындагы капка аркылы шәһәрдән чыкты һәм Араба́ юлына төште.+  Әмма калдайлылар гаскәре алар артыннан куа китте һәм Сидкыяне Әрихә́ даласында куып җитте.+ Алар аны кулга алып, Бабыл патшасы Нәбукаднизарга Хама́т+ җирендәге Риблага+ китерде. Шунда Нәбукаднизар аны хөкем итте.  Риблада Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Бабыл патшасы шулай ук бөтен күренекле Яһүд кешеләрен дә үтерде.+  Сидкыяне исә ул сукырайтты һәм, аны Бабылга китерер өчен, бакыр богаулар белән богаулап куйды.+  Калдайлылар патша сараен һәм халык йортларын яндырды,+ Иерусалим стеналарын җимерде.+  Сакчылар башлыгы Набузарда́н+ шәһәрдә калган халыкны, качкыннарны һәм бу илдә калган башка кешеләрне Бабылга әсирлеккә алып китте. 10  Әмма сакчылар башлыгы Набузардан бернәрсәләре дә булмаган ярлы-ябагай арасыннан кайберәүләрне Яһүд җирендә калдырды. Шул көнне ул аларга эшкәртер* өчен йөзем бакчалары белән кырлар да бирде.+ 11  Бабыл патшасы Нәбукаднизар сакчылар башлыгы Набузарданга Ирмиягә кагылышлы мондый боерык бирде: 12  «Аны ал да аның турында кайгырт. Аңа һичнинди зыян китермә, нәрсә сораса, шуны үтә».+ 13  Сакчылар башлыгы Набузардан, рабсарис* Набушазба́н, рабмаг* Ниргал-шаризәр һәм Бабыл патшасының бар абруйлы кешеләре 14  Ирмияне алып килергә куштылар. Аны Сакчылар ишегалдыннан алдылар+ һәм Шафа́н+ улы Әхикәмнең+ улы Гәдали́+ кулына, аны үз йортына алып китсен өчен, тапшырдылар. Шулай итеп, Ирмия́ халык арасында яшәде. 15  Ирмия Сакчылар ишегалдында тоткынлыкта булганда,+ Йәһвә аңа мондый сүз җиткерде: 16  «Бар, хәбәшстанлы Әбәдмәликкә+ әйт: „Исраи́л Аллаһысы — Гаскәрләр Иясе Йәһвә менә нәрсә ди: „Менә мин үз сүзләремне үтәп, бу шәһәргә яхшылык түгел, ә бәла китерермен. Ул көнне син аларның үтәлешен күрерсең“. 17  „Әмма ул көнне мин сине коткарырмын,— ди Йәһвә,— син үзең курыккан кешеләр кулына эләкмәссең“. 18  Йәһвә болай дип әйтә: „Мин сине һичшиксез исән калдырырмын, син кылычтан һәлак булмассың. Миңа таянганың өчен,+ тормышың сиңа табыш итеп бирелер“».*+

Искәрмәләр

Күрәсең, титул.
Яки «баш сарай түрәсе».
Яки «баш сихерче (йолдызчы)».
Я, бәлки, «мәҗбүри хезмәт».
Яки «баш сарай түрәсе».
Яки «баш сихерче (йолдызчы)».
Яки «җаныңны саклап котылырсың».

Искәрмәләр

Медиаматериал